11 ел көндәлек алып баручы хуҗалык рәисе: «13 мартта су күтәрелгән, апрельнең җидесендә туңга сөрелгән җирләрне өч агрегат белән тырмалаганбыз»

Балтач районының Яңгул авылында яшәүче ветеран укытучы Әмир абый Шәрәфиев, һава торышы турында күп еллар көндәлекләр алып барып, республикада инде халык сынамышчысы булып танылды. Баксаң, безнең районда әле шундый шөгыльле тагын бер кеше бар икән. «Труд» хуҗалыгы җитәкчесе Рәшит Һадиевның унбер ел көндәлекләр алып баруын очраклы гына белдем.

Күптән түгел язгы мәшәкатьләр турында сөйләшә киттек тә (сүз уңаеннан, аннан ишеткән бердәнбер тискәре фикер: «яз быел соңарып килде»), үткән ел бу көнне нишләдек икән дип, әңгәмәдәшем бер китапчык тартып чыгарды. Аның көндәлекләр алып баруын шуннан белдем дә инде. «13 мартта су күтәрелгән, апрельнең җидесендә туңга сөрелгән җирләрне өч агрегат белән тырмалаганбыз», – дип сөйләп китте. Бу көнне шуны эшләгәннәр, бу көнне –  тегесен… Баксаң, ул ел саен, һава торышын, хуҗалык тормышындагы вакыйгаларны язып барыр өчен, өр-яңа көндәлек башлый икән. «Мин шулай гадәтләнгән инде, иртә белән кабинетка керүгә, көндәлекне кулга алам да, бүген бездә шундый температура, шундый басым, шундый һава торышы дип язам. Термометр – машинада, барометр – өстәлдә. Аннары берничә җөмлә белән генә үзебездә булган мөһим эшләр, вакыйгаларны теркәп куям. Ике минут вакыт җитә»

– Бу көндәлекләрне алып карарга вакытыгыз буламы соң?

– Алам, әледән-әле кирәкләре чыга. Мин генә түгел, башка коллегалар да, район җитәкчеләре дә кайчакта шалтыратып сорый әле, үткән ел бу көнне нишләдек икән, дип. Чагыштырып карарга, көйләнергә бик уңайлы. Минем көндәлекләрдә һәр елны ун көн генә буш, шифаханәдә булган чакта гына берни язылмый кала.

Рәшит Хафизовичның тагын бер үзенчәлекле гадәте бар әле: ул өстәл өстендәге ачылмалы календарена бик күпләрнең туган көннәрен яшьләре белән язып бара.

– Һәр елның беренче көнендә, иң беренче эшем итеп, әнә шул календарьдагы туган көннәрне күчерәм, – дип көлемсери ул. – Анда үзебезнең колхозчыларның, белгечләрнең, җирлектәге хезмәткәрләрнең, коллегаларымның, оешма-предприятие җитәкчеләренең, үзебез белән хезмәттәшлек итүчеләрнең, кыскасы, райондагы бик күп кешеләрнең туган көннәре язылган. Кешенең бит аздан гына күңеле була, шалтыратып котлап, бер-ике җылы сүз әйтергә күп вакыт кирәкми. Әле авыл җирлеге башлыгының да, башкаларның да исенә төшерәм, бүген синең шул-шул хезмәткәреңнең туган көне, котларга онытма дип.

Кемнәргәдер бу әйберләр юк-бар белән шөгыльләнү булып тоелыр. Миңа калса, алар кешенең күңел байлыгы турында, юктан да мәгънә таба белү турында сөйли. Бәлки менә шушындый холкы сәбәпчедер: ул беркайчан зарлана белми. Әнә бу сөйләшкәндә язгы кыр эшләренә әзерлек уңаеннан проблемалар турында сүз башлаган идем дә, ул: «Иң рәхәте – язгы чәчү», – дип шаккатырды. Сәбәбен болай аңлата: «Язгы чәчүгә бит кыш буе, алай гына да түгел, җиде ай буе әзерләнәсең. Нык әзерлек белән чыгасың. Бар нәрсә тупланган, барысы бар. Эшлисе генә кала. Бездә генә түгел, ул ничектер шулай кабул ителгән: язгы чәчү турында барысы да сөйли, барысы да борчыла. Уйлана калсаң, язын без 1500 гектар чәчәбез, ә көзен 500 гектар тирәсе. Бу кадәр эшне көзен барлык урыннарда да бер трактор башкара, чөнки ул чакта калган бөтен техникалар эштә. Бик тыгыз чак була ул. Шуңа күрә мин гел: «Иң рәхәте – язгы чәчү», – дим. Бу чорда тикшерүләр дә күп түгел, тракторчы-механизаторлар да җәй буе эшләп арымаган, алҗымаган. Кыш буе ял иткән кешеләрне эшләгез дип басуга куасы да юк, киресенчә, кайчан чыгабыз дип, көтеп торалар. Иртәрәк бит әле, таптап бетерәсез дип, басудан куып кайтарган чаклар да була».

Кадрлар турында сүз чыккач та, «Бездә дә шул хәл инде, башкалардагы кебек иң авырткан урыннарның берсе: тракторчы-механизаторлар, комбайнчылар картая, аларга алмаш юк, яшьләрнең авылда каласы, техникага утырасы килми, барысы да югары белем алырга, шәһәрдә калырга тырыша», – дигән сүзләр ишетермен дип уйлаган идем. Ә ул: «Мактанып әйтүем түгел, хуҗалык җитәкчесе булып егерме бишенче елымны эшлим, моңа кадәр бер генә елны, бер генә механизаторны да читтән китереп эшләткән юк. Бу яктан шөкер итәрлек кенә. Безнең хуҗалыкта барысы да диярлек удмурт авыллары, Чепьяда гына яртысы татарлар. Эшләүчеләрнең 90 проценты дигән сүз бу. Ә удмуртлар гомер-гомергә утрак тормыш белән яшәгән. Алар бер авылда кала икән, китми инде. Дөрес, армиядән фикере үзгәреп кайтканнар да бар. Әмма нигездә, авылда калып берничә ел эшләгән, йорт-җир салган кеше ул инде аннан бик сирәк китә. Безнең авылларда калучылар аз димәс идем», – дип сөендерде. Мисалга 60 хуҗалыклы Сырья авылын китерде. «Бүген анда бакча һәм мәктәп яшендәге 60 бала бар! Бер көнне үтеп барышлый авыл урамында юри санадым, унике бала чыр-чу килеп уйнап йөри иде… Бу авылда дуңгыз фермасы бар. Бу тармакка салган акчаларны санасаң… Кыскасы, киләчәге күренми кебек. Бик тиз генә бетерер идек, Сырьяда кырыкка якын кешегә эш урыны бит әле ул. Акчага, икътисади күрсәткечләргә генә карап булмый, аларны кыскартканда, бәлки күрсәткечләр яхшырыр иде, әмма шушы авылда яшим, эшлим дип калган кеше кая барсын?!»

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү