«Ак барс» НХЛда уйнаган һөҗүмче белән килешү төзеде

Казанның «Ак барс» хоккей клубы һөҗүмче Евгений Свечников белән ике елга килешү төзеде. 26 яшьлек хоккейчы узган сезонда «Сан-Хосе Шаркс» командасында чыгыш ясады. НХЛда ул барлыгы 172 очрашуда уйнап, 45 (20+25) очко җыйды, дип хәбәр итә Казан командасының матбугат хезмәте.

«Ак Барс»ның генераль менеджеры Марат Вәлиуллин әйтүенчә, Свечников һөҗүмдә дә, сакта да яхшый уйный. «Үзебездә үскән егетне кайтара алуыбыз һәм башка клублардан тәкъдимнәр булса да, аның белән ике елга килешү төзи алуыбызга шатбыз”, – дигән Марат Вәлиуллин.
«Казанга кайтуыма шатмын. Мин биредә үстем, «Ак Барс»та уйнадым. Миңа биредә барысы да таныш. Миңа һәм гаиләмә Казанга кайтуы җиңел булмады. Шуңа күрә клуб җитәкчелегенә ышаныч һәм сабырлык күрчсәткәннәре өчен рәхмәт әйтәм. «Ак Барс»та көндәшлек көчле һәм мин моңа шат кына. Мондый шартларда уенчыларның да, команданың да көче арта. «Ак Барс»ка ярдәм итә алырмын һәм ниндидер яңалык өсти алырмын дип ышанам», – дигән Евгений Свечников.
Евгений Свечников 1996 елның 31 октябрендә Барнаулда туган. «Ак Барс» һәм «Барс» (2012-2014), «Кейп Бретон Иглз» (2014-2016), «Детройт Ред Вингз» (2016-2021), «Гранд-Рапидс Гриффинс» (2015-2021), «Виннипег Джетс» (2021-2022), «Сан-Хосе Шаркс» (2022-2023) командаларында чыгыш ясады.


Фикер өстәү