Хоккейчы Динар Хафизуллин «Ак барс» белән килешү төзеде

Казан егете Динар Хафизуллин «Ак барс» белән ике еллык килешү төзегән. Бу хакта Казан кулбының рәсми сайты хәбәр итә.

Узган сезонда хоккейчы Уфада чыгыш ясады һәм 45 уенда 12 (3 алка+9 пас) очко җыйды. КХЛда ул барлыгы 629 матчта уйнады һәм 165 (39+126) очко җыйды.

«Туган шәһәремә кайтуыма шатмын. Бу – минем туган йортым, биредә әти-әнием яши, биредә балаларым туды. «Ак барс» алдында һәрвакыт зур максатлар тора. Куелган бурычларны үтәп, Гагарин кубогын яуларбыз һәм бөтен Татарстанны шатландыра алырбыз дип ышанам», – дигән 33 яшьлек хоккейчы.

Динар Хафизуллин 1989 елның 5 гыйнварында Казанда туган, «Ак барс» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе системасын узган. «Ак Барс-2» һәм «Нефтяник» командаларында чыгыш ясады, 2006 елда төп команда составында уйный башлады. Казаннан соң «Витязь», СКА һәм «Салават Юлаев»та чыгыш ясады. Санкт-Петербург командасы составында ике мәртәбә Гагарин Кубогы (2015, 2017) иясе булды, Россия чемпионатында бронза, көмеш һәм алтын медальләр отты. Дөнья чемпионатының бронза призеры (2019).


Фикер өстәү