Алтын куллы Илгизәр Садарытдиновның хатыны: «Иремне эшсез тотып булмый»

Буада яшәүче агач остасын әнә шулай дип йөртәләр. Илгизәр Садарытдиновның кулыннан килмәгән эше юк. Өйләрендә бер җиһаз да сатып алынмаган, хуҗа барысын да үз куллары белән ясаган. Бала бишеге дә, кухня гарнитуры да, карават, шкафлар,  спорт җиһазларына кадәр агачтан.

– Кул эшенә  кечкенәдән әтием өйрәтте. Ул чакта әле электр кораллары да юк иде. Гел кул хезмәте булды. Хәзер генә рәхәт ул.  Җаның ни тели, шуны ясап була. Әмма элек тә тик тора белмәдек. Агачтан куна такталары ясап, базарга барып сата идек. Аннары шул акчага кинога керә идек. Эшләп үстек, – ди Илгизәр абый.

Яшьлегендә Казанда яшәргә дә туры килә аңа. Шул вакытта да агач эшен туктатып тормый.  Ә инде авылда яши башлагач, бөтенләй «җенләнә».  Әле күптән түгел генә өй эчләрен такта белән тышлаганнар. Шул вакытта хатыны Фәридә апаның да ярдәме кирәк булган. Берсе кисеп тора, икенчесе агачны ышкып шомарта икән. Йорттагы бер такта да буялмаган. Барысы да нараттан. Аларны махсус пропитка белән генә каплаганнар. Шулай иткәндә, ул хуш исле булып тора, ди.

– Иремнең кулы алтын. Нинди эшкә тотынса, шуны башкара, – ди Фәридә апа. – Биле авырта башлагач, физик күнегүләр ясарга куштылар. Аптырап тормады, спорт җиһазы ясады да куйды. Хәзер көн дә иртәбез зарядкадан башлана. 70не тутырсак та, бер дә картаясы килми әле. Иремне эшсез тотып булмый. Остаханәсендә көнозын эштә ул. Сораучылар булса, бишек тә ясый, әле менә бакчабызга матурлык өчен  куярга дип, тегермәнгә тотынды. Аны башкарып чыгасы бар.

Садарытдиновлар җырга-моңга да гашыйк икән. Җырлыйлар да, төрле бәйгеләрдә дә катнашалар. Фәридә апа «Гөлҗамал» ансамбленә йөри, Илгизәр абый ясаган кул эшләре белән күргәзмәдән кайтып керми икән. Өйләрендә татулык, мәхәббәт аларның. Бер-берсен аңлап яшиләр. Берсе кадак тотса, икенчесе чүкечкә үрелә.

– Иремә рәхмәтлемен. Нинди әйбер кирәк дип әйтсәң, шуны ясап куя. Мин гел аптыратам инде үзен. Хатын-кызга күп кирәк бит. Киштәсен дә ясатам, урындыгын да, тәрәзәсен дә. Ә ул бик теләп эшләп куя, – ди Фәридә апа.

 Гөлгенә ШИҺАПОВА

 

 


Фикер өстәү