Авария хәлендәге торакта яшәүчеләрне яңа йортларга күчерү эшен тизләтәчәкләр

Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин әйтүенчә, торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм итү фондына быел 130 меңнән артыграк кешене яңа йортларга күчерү бурычы куелган.

Илебездә авария хәлендәге торакта яшәүчеләрне яңасына күчерү эшләре тизләтелгән темпта алып барыла. Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин шулай дип белдергән. Бу хакта “РИА Новости” яза.
Аның әйтүенчә, 2019 елдан бирле барлыгы 350 меңнән артыграк кеше яңа торакка күчерелгән инде. Шушы вакыт эчендә 5,89 миллион квадрат метр мәйданда иске торак юк ителгән.
Хөснуллин сүзләренә караганда, быел әлеге программа тизләтелгән темпта тормышка ашырыла. Агымдагы елда 78 меңнән артыграк кеше яңа торак алырга өлгергән инде.
– Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм итү фондына быел 130 меңнән күбрәк кешене яңа йортларга күчерү бурычы куелды, – дигән Марат Хөснуллин.
Вице-премьер шулай ук төзелешкә акчаның вакытында бирелүе нәтиҗәсендә программаның өзлексез тормышка ашырылуын басым ясап әйткән.


Фикер өстәү