“Ак барс” Төньяк Америкада уйнаган хоккейчы белән килешү төзеде

“Ак барс” сакчы Даниил Журавлев белән сезон ахырына кадәр килешү төзеде. Бу хакта Казан клубының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Данил Журавлев “Ак барс” системасында 2016 елдан бирле чыгыш ясады. Узган ел ул Казан командасы составында КХЛда 49 очрашуда чыгыш ясап, 8 (1+7) очко җыйды. Май аенда исә сакчы Төньяк Америкага китте. Әмма “Колорадо Эвеланш”ның төп составына эләгә алмады һәм Казанга әйләнеп кайтты. Данил Журавлев иртәгә Ярославльдә “Локомотив”ка каршы узасы очрашуда чыгыш ясар дип көтелә.


Фикер өстәү