Ярату һәм тану: Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды

Бүген Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Рөстәм Миңнеханов чыгышында узып баручы елның җиңелләрдән булмавын искәртте. «Илкүләм лидерыбыз Владимир Путин тирәсендә тупланып, без авырлыкларны бергә җиңеп чыгабыз, туган Татарстан һәм илебез өчен нәтиҗәле эшләвебезне дәвам итәбез», – диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов республика халкы, предприятиеләре һәм иҗтимагый оешмаларның махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм оештыруда актив катнашуын да билгеләп үтте. «Без бу яхшы эшкә өлеш керткән һәркемгә рәхмәтле», – диде Татарстан Президенты. Татарстанның тотрыклы үсештә булуын, Россия төбәкләре арасында алдынгылыкны саклавын да искәртте. «Бүген без республика үсешенә һәм халыкның тормыш сыйфатын арттыруга мөһим өлеш кертә торган сәнәгать, бизнес һәм социаль өлкә вәкилләрен хөрмәтлибез», – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов фән, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә, шул исәптән дирижер Анатолий Шутиковка, шагыйрь Газинур Моратка, артистка Гөлшат Шәрәповага аерым рәхмәт белдерде. «Әлбәттә, сезнең талантыгызны һәм осталыгыгызның иң яхшы дәлиле – татарстанлыларны ярату һәм тану», – диде Татарстан Президенты.

Дәрәҗәле бүләккә лаек булуы белән котлап, Г.Тукай премиясе иясе, шагыйрь һәм публицист Газинур Моратның үзе белән элемтәгә кердек.

– Бүгенге дәүләт бүләген тыйнак кына иҗатыма бирелгән зур бәя дип кабул итәм. Мең елдан артык тарихы булган татар әдәбиятының күп кенә чорын без поэзия аша күзаллыйбыз. Шушы поэзиябезнең кечкенә генә бер кисәкчеге, дәвамы булып яши алуымны бик зур мәртәбә дип саныйм. Ана телебездә аралашып, уйлап яшәү, иҗат итү – шулай ук күкләрдән иңдерелгән бүләк. Киләчәктә дә шул рәвешле яшәргә, иҗат итәргә язсын, – дип сөйләде ул «ВТ» хәбәрчесенә.

Дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасында Рөстәм Миңнеханов киләсе елның республикада Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителүен дә искәртте. «Татарстанның бай тарихи-мәдәни мирасы, милли традицияләре бар. Безнең кунакчыл республикада төрле милләт вәкилләре тату һәм дус яши. Хакимият органнарының, киң җәмәгатьчелекнең һәм бизнес-җәмәгатьчелекнең уртак тырышлыгы белән киләсе ел яхшы эшләр һәм уңай нәтиҗәләр белән баетылыр, дип ышанам», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Фото: president.tatarstan.ru

Президент кулыннан дәрәҗәле бүләк алган «Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе» мәгариф үзәге җитәкчесе Маринэ Хухунашвили да төрле милләт һәм дин вәкилләренең дустанә яшәвен республиканың зур казанышы дип саный:

– Без һәрчак республика җитәкчелегенең ярдәмен тоеп яшибез. Республикада алып барылган шушы сәясәт нәтиҗәсендә Татарстанда төрле милләт һәм дин вәкилләре ничә дистә еллар, гасырлар буе дус-тату, иминлектә яши. Мин 25 ел җитәкләгән «Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе» дә әнә шушы мирасны киләчәк буыннарга тапшыруны  максат итә. Иң мөһиме шул: безнең республикада барлык милләт вәкилләре дә бертигез, барыбызга да бер үк төрле шартлар тудырылган. Минем үз язмышым да моның ачык мисалы булып тора. Тумышым белән Татарстаннан булмасам да, республика өчен башкарган күпьеллык хезмәтемне әнә шулай югары бәяләделәр. Татарстан халыклары ассамблеясы дип аталган бердәм, дус гаиләбезнең уртак бүләге бу.


Фикер өстәү