Киләсе елга мәгариф өлкәсендәге бурычларны билгеләгәннәр

Барлык мәктәпләрдә спорт клублары булдырырга! 2023 елга Мәгариф һәм фән министрлыгының өстенлекле юнәлешләрен билгеләүгә багышланган  сораштыруда халык иң күп тавышны (49,3 процент) шуңа биргән. Икенче урынга югары уку йортларын тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру мәсьәләсе чыкса, өченчедә – эшче профессияләргә бәйле программаларның санын арттыру.

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советы утырышында белгечләр сораштыру нәтиҗәләрен игълан итеп, киләсе елга мәгариф өлкәсендәге бурычларны билгеләде. Билгеле булганча, әлеге тармактагы мөһим мәсьәләләрне билгеләү өчен, халык арасында онлайн тавыш бирү уздырылган иде. Җәмәгатьчелеккә барлыгы 15 юнәлеш тәкъдим  ителгән. Сораштыруда 4 меңнән артык кеше катнашкан.

–  Ел ахыры бик киеренке: бу көннәрдә бик күп чаралар үтә. Мәгариф тармагына һәрвакыт зур урын бирелә. Бүген районнарга 50 автобус тапшырачакбыз, – диде утырышта катнашкан мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев. Аннан ул онлайн сораштыру нәтиҗәләренә  тукталды. Мәктәпләрдә спорт клублары булдыру ихтыяҗының беренче урынга чыгуы урынбасарны да, белгечләрне дә бераз гаҗәпләндерде. Моңа Станислав Андреев үзе үк ачыклык кертеп: «Сер түгел, бүген укучыларның сәламәтлеге нык түгел. Шуңа күрә аларны көчле шәхес итеп тәрбияләүгә  җитди игътибар бирергә кирәк», – диде.

Сораштыруда катнашучыларны укучыларның сәламәтлеге генә түгел, рухи ягы да кызыксындыра. Алар мәктәпләрдә балаларның рухи халәтен ныгытуга бәйле чараларны даими уздыру яклы. Шуңа әлеге юнәлеш дүртенче  баскычта да инде. Шулай ук җәмәгатьчелек фән, технология өлкәсенә дә битараф түгел. Респондентлар әлеге тармакта өстенлекле юнәлешләр буенча  тикшерүләр уздыру, эшләнмәләр булдыруга акчаны кызганмау, елга 50дән дә  ким булмаган яшь галимгә грантлар бирүне мөһим дип саный. Авыру балалар темасы да читтә калмаган. Махсус оешмаларда җиһазларны яңарту,  балалар бакчаларында сабыйлары авырган әти-әниләр өчен киңәшләр бирүгә дә халык аз тавыш бирмәгән. Ә менә математика, химия, астрономия һәм башка фәннәрдән олимпиада җиңүчеләрен арттыру, туган телләргә бәйле конкурсларда катнашучыларның санын 9 меңнән 10 меңгә җиткерү кебек  сорауларга әллә ни исләре китмәгән. Иҗтимагый совет утырышында халык иң күп тавыш биргән 7 юнәлеш сайлап алынды.

Шул ук вакытта 600ләп кеше үз фикерен калдырган. Алар арасында  мәгариф хезмәткәрләренең хезмәт хакын, белем сыйфатын арттыру, түгәрәкләргә йөрүне бар балага да кулай итү, укытучыларның кәгазь эшен киметү, укучыларга психологик ярдәм күрсәтү, биш көнлек укытуга, бер генә сменага күчү, БДИны реформалаштыру дигәннәре дә бар. «Гомуми фикерләр булса да, болар халыкка, укытучыларга, әти-әниләргә бик мөһим», – диде Станислав Андреев.

Сораштыру нәтиҗәләре сүздә генә калмаячак. Иҗтимагый совет рәисе Асия Тимирясова киләсе елда бу бурычларның үтәлешен контрольгә алырга туры киләчәген искәртте.

Сәрия Мифтахова

 

 

 

 

 


Фикер өстәү