Газүткәргечтә янгын чыгып өч кеше һәлак булган

Чуашстанда газүткәргечтә янгын чыгып, өч кеше һәлак булган һәм бер кеше зыян күргән.
Хәзер янгын сүндерелгән, торба ябылган.

Уренгой — Помара магистраль газүткәргечендәге янгын нәтиҗәсендә Чувашиядә өч кеше һәлак булган һәм тагын берәү зыян күргән. Төбәк хакимияте хәбәр итүенчә, алар ремонт ясаучы эшчеләр булган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте һәлакәт урынында янгын сүндерелү һәм торбаны ябулары турында хәбәр итте.


Фикер өстәү