Теләчедә куяннар саны 1001гә җиткән

Узган елны Теләче районы иң зур юлбарыс сыны ясап, республикада танылган иде. Быел да теләчеләр ел символы – куян ясаганнар.

Биеклеге тугыз метрдан артык, озынлыгы унбер метрдан артык булган куян янында олысы да кечесе фотога төшә икән. Алай гына түгел, куян елы булганлыктан, һәр оешма, ял паркында куян сыннары каршы ала. Алар гадәти куяннар гына түгел — спортсмен куяннан алып, язучы, банкир, агроном, әкиятләрдән дә геройлар бар. 2023 милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы да читтә калмаган. Җирлектә миллилеккә аеруча игътибар бирелгән. Куяннар саны районда 1001 данәгә җиткән.


Фикер өстәү