«Ватаным Татарстан» журналисты Динә Гыйлаҗиева җиңүче булды.
Татарстан Төзелеш, архитектура, торак-коммуналь хужалык министрлыгы тарафыннан журналистлар арасында уздырылган бәйгедә «Татарстан Республикасының басма массакүләм мәгълүмат чаралары, мәгълүмат агентлыклары һәм интернет-басмалары арасында ипотека кредиты базарын үстерү турында иң яхшы материал» номинациясендә жинү яулады.
Хезмәттәшебезне чын күңелдән котлыйбыз!