«Ак барс» Вадим Шипачёв һәм Вячеслав Войнов белән килешү төзеде

Моңа кадәр Мәскәү «Динамо»сында чыгыш ясаган һөҗүмче Вадим Шипачёв белән сакчы Вячеслав Войнов «Ак барс»ка күчте. Бу хакта Казан клубының рәсми сайты хәбәр итә.

Узган сезонда Вадим Шипачев 59 очрашуда чыгыш ясап, 77 (27 алка һәм 50 пас) очко туплаган. КХЛда ул барлыгы 828 матчта уйнап, 817 (262+555) очкога ия булды. Вадим Шипачевка 35 яшь, «Северсталь», СКА, «Вегас Голден Найтс», «Динамо»да уйнады. Ул – Олимпия чемпионы, дөнья чемпионы, ике мәртәбә Гагарин Кубогы иясе. КХЛ тарихында иң күп очко җыючылар арасында икенче урында.

Узган сезонда Вячеслав Войнов 51 очрашуда чыгыш ясап, 41 (10+31) очко туплаган. КХЛда ул барлыгы 255 матчта уйнап, 158 (44+114) очкога ия булды. Вячеслав Войновка 32 яшь, СКА, «Авангард»та, «Динамо»да уйнады. Ул – Олимпия чемпионы, бер мәртәбә Гагарин Кубогы, ике тапкыр Стэнли Кубогы иясе. 2008-2015 елларда АХЛ һәм НХЛ клубларында чыгыш ясады.


Фикер өстәү