Дмитрий Дюжев Казанда Җиңү көненә багышланган концертта чыгыш ясаячак

Казанда Җиңү көненә багышланган 130га якын массакүләм мәдәни чаралар узачак. Бу хакта Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов хәбәр итте.

9 майда башкалада Россиянең атказанган артисты Дмитрий Дюжев чыгыш ясаячак. Ул Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина белән бергә шигъри һәм вокаль композицияләр башкарачак.

Бәйрәм чараларын Җиңү паркында уздыру планлаштырылган. Бауман урамында Җиңү көнен бәйрәм итү өчен реконструкцияләргә планлаштыралар.


Фикер өстәү