Казан мәктәбендә атыш оештырган егетне сак астында тоту вакыты озайтылачак

Фаҗигагә бер ел тулып килсә дә, эш судка кадәр барып җитмәгән әле.

2022 елның 11 маенда – Казанның 175нче гимназиясендәге фаҗигагә бер ел тулган көнне мәктәптә атыш оештырган кешене сак астында тоту вакыты төгәлләнә. Бүген Татарстан Югары суды үтерүдә Илназ Галәвиевка карата җәза чарасын озайту турында үтенечнамәне караячак. Моңа кадәр бер ел дәвамында Идел буе районы судында аны сак астында тоту вакыты озайтылып килгән.

Тикшерү эшне судка тапшырырга әзер түгел, чөнки тикшерү эшләре төгәлләнмәгән әле. Физик яктан зыян күргәннәрне исәпкә кертмичә, 600гә якын кеше зыян күргән дип танылган. Аларның мәнфәгатьләрен республика биргән юристлар яклаячак.

Исегезгә төшерәбез: моннан бер ел элек бер бәндә үзе укып чыккан мәктәптә кулдан ясалган берничә бомба шарлатты һәм, ут ачып, 9 кешене үтерде, 24есен – каты яралады. Үтерүченең гимназиягә һөҗүм итү планын берничә ай буе корганлыгы ачыкланды.


Фикер өстәү