Илназ Галәвиев бөтен гомерен Оренбург өлкәсендәге “Кара дельфин”да уздырачак

Казанның 175нче гимназиясендә атыш оештырган Илназ Галәвиев ИК-6га озатыла. Бу хакта “Татар-информ” үз чыганагына таянып яза. Оренбург өлкәсендәге төзәтү колониясе халыкка “Кара дельфин” буларак күбрәк мәгълүм.

Илназ Галәвиев моннан ике ел элек мәктәп бинасына үтеп, утлы коралдан ата башлаган. Фаҗигадә тугыз кеше – ике укытучы һәм 8А сыйныфы укучылары һәлак булган.

Бу коточкыч хәлгә тетрәнмәгән кеше калмады. Мәктәпкә үлгәннәрнең истәлегенә чәчәкләр салу өчен төрле шәһәрләрдән халык агылды. Татарстан Югары суды Галәвиевне гомерлек төрмә җәзасына хөкем итте. Ул тугыз кешене үтерүдә гаепле дип танылды. Барлыгы 600дән артыграк кеше зыян күргән булып санала.

Әмма Илназ Галәвиевнең адвокаты, хөкем карарын юкка чыгаруны сорап, эшне яңадан каруга җибәрүне сораган. Ул уздырылган экспертизаларның нәтиҗәләре белән килешмәгән. Моннан тыш адвокат, Казан башкарма комитетына китерелгән зыянның зур булуының дәлилләнмәве сәбәпле, Галәвиев акланырга тиеш, дип белдергән.

7 августта Түбән Новгородта узган Дүртенче апелляция суды гомерлек җәза чарасын үзгәрешсез калдырган.


Фикер өстәү