Соңарганчы, кадерлик! Бөек Ватан сугышы ветераннарының саны өч тапкыр кимегән

Соңгы биш ел эчендә Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераннарының саны өч тапкыр кимегән. Бүген республикада әлеге дәһшәтле елларны күргән нибары 17938 кеше яши. Аларга бүген нинди ярдәм күрсәтелә?

Быел без Бөек Җиңү көнен 77 нче мәртәбә каршылаячакбыз. Бу бәйрәм – концерт белән салютка корылган бер көнлек вакыйга гына түгел. Җиңү көненә багышланган чаралар ел әйләнәсе дәвам итә, ветераннар – көндәлек кайгыртуда. Һәм бу шулай булырга тиеш тә. Татарстанның Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева шулай дип белдерде. «Быел Җиңү көне аеруча зур әһәмияткә ия. Бәйрәм лаеклы, тыныч үтсен өчен барлык чаралар да күреләчәк», – диде ул «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында.

Бөек Ватан сугышы елларында Татарстаннан фронтка барлыгы 700 мең кеше киткән. Шуларның 378 меңе яу кырында ятып калган яисә хәбәрсез югалган.

Сугыш елларында Советлар Союзы Герое исеменә 353 кеше лаек булган. Шуларның 185е Татарстанда туган. Калган 168 геройның язмышы шулай ук безнең республикага бәйле. Моннан тыш республикада 51 кеше Дан орденының тулы кавалеры исемен йөртә.

Нинди ярдәм күрсәтелә?

«Республикада ветераннарыбызны кайгырту максатыннан төрле юнәлештәге программалар эшли, ташламалар каралган. Әйтик, ветераннарга торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә һәм юл йөрү буенча да 50 процент күләмендәге субсидия-ташлама каралган», – дип сөйләде Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

2022 елның беренче яртыеллыгында ветераннарга айлык түләү күләме сугыш инвалидларына – 8216, сугышта катнашучыларга – 6634, «Камалыштагы Ленинградта яшәүчегә» билгесе белән бүләкләнгән затларга – 4870, вафат булган инвалидларның (сугышта катнашучыларның) гаилә әгъзаларына – 3288, тыл хезмәтчәннәренә – 1663, хезмәт ветераннарына 4088 сумга арткан.

Ялгыз яшәүче сугыш ветераннарына, инвалидларга, тыл хезмәтчәннәренә исә аерым игътибар. «Бүген республикада яшәүче 2075 сугыш ветеранының өйләренә барып хезмәт күрсәтелә. Картлыгында ялгыз калган 56 кеше интернат-йортларда, психоневрология интернатларында тәрбияләнә», – дип аңлатты Эльмира Зарипова.

2008 елдан сугыш ветераннары, Россия Президенты указы буенча, торак белән тәэмин ителә. Дәүләт торак фонды соңгы 12 ел эчендә Бөек Ватан сугышы ветераннарына барлыгы 6114 фатир төзеп тапшырган. Шул исәптән унысын – узган ел, икесен – быел. Торак чиратында торган ветераннарның бүген һәммәсе дә торак белән тәэмин ителгән. Моннан тыш, барлыгы 19132 ветеранга торак шартларын яхшыртуга субсидияләр тапшырылган. 2022 елда Татарстанда алты Бөек Ватан сугышы ветеранының торак шартлары яхшыртылачак, тагын 10 йортка капиталь ремонт ясалачак.

Медицина ярдәменә килгәндә, быел барлыгы 12 меңнән артык ветеран диспансеризация тикшерүе, 285 кеше стационар дәвалау узган. «Иң еш мөрәҗәгатьләр травматология, ортопедия, офтальмология, гериатрия бүлекләренә», – диде Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков. Моннан тыш, 2022 елның беренче яртыеллыгында ветераннарны бушлай дару препаратлары белән тәэмин итү юнәлешендә барлыгы 255 мең сумлык 644 рецепт тапшырылган.

Бәйрәм көне

Җиңү көненә багышланган бәйрәм чаралары Татарстанның һәр районында узачак. Республика башкаласындагы төп бәйрәм чаралары гадәттәгечә Меңьеллык мәйданында булыр дип көтелә. Бауман урамында исә 77 ел элек булган Җиңү көнен кабатлаячаклар. 1945 елда Җиңү бәйрәменең төп өлеше нәкъ менә шушы урамда узган икән. Казанда һәм Татарстан буенча «Үлемсез полк» акциясе дә узачак. Соңгы мәртәбә ул 2019 елда булып, Россия буенча 10 миллион кешене берләштергән иде.

 

 


Фикер өстәү