Җиңү алып килгән яз. 9 Май көнне республикада күпсанлы бәйрәм чаралары узачак

Яшь аралаш елмаеп бәйрәм итә торган Җиңү көне якынлаша. Сафлары елдан-ел сирәгәя барган ветераннарыбызны тагын да кадерли, җиңү һәм тынычлык хакы турында кабат уйландыра торган көн бу. 9 Май көнне республикада күпсанлы бәйрәм чаралары узачак. Башка еллардан аермалы буларак, быел ветераннарны махсус хәрби операциядә катнашкан егетләр дә котлаячак.

Тарих бозылмасын

Бөек Ватан сугышында Татарстаннан 700 меңнән артык каһарман катнашкан. Шуларның яртысы гына кире әйләнеп кайткан. Бүген республикада барлыгы 14277 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сүзләренә караганда, соңгы биш елда аларның сафы өч тапкыр сирәгәйгән (таблицада. – Д.Г.)

– Республикада яшәүче барлык ветераннарга социаль ярдәм чаралары күрсәтелә. Аерым алганда, Бөек Ватан сугышы ветераннарына торак-коммуналь хезмәтләр, җәмәгать транспортында йөргән өчен түләгәндә 50 процент ташлама ясала, протезлар белән тәэмин ителә, аларга ай саен акчалата компенсация түләнә. Тыл ветераннары исә айлык түләүдән (2023 елда – 867 сум. – Ред.) тыш, теш һәм колак протезлары белән бушлай тәэмин ителә, – ди министр.

Шулай да тынычлык бүләк иткән каһарманнарыбыз барыннан да бигрәк игътибарга, кадер-хөрмәткә мохтаҗ. Бәйрәм якынлашкан көннәрдә бигрәк тә. Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан уздырылган бәйрәм чаралары да иң беренче чиратта әнә шул максатны күздә тота. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сүзләренә караганда, башка еллардан аермалы буларак, быел ветераннарны махсус хәрби операциядә катнашкан егетләр дә котлаячак.

– Алар арасында махсус хәрби операция зонасында бурычын үтәп кайтучылар да, якыннары янына кыска вакытлы ялга кайтучылар да бар. Алар бәйрәм чараларында да актив катнашачак. Ветераннарга да котлау сүзләре җиткерәчәк, – дип сөйләде ул журналистлар белән очрашуда. – Быелгы бәйрәм чаралары «Без – Бөек Җиңү варислары» дигән шигарь астында уза. Без тарихыбызны бозып күрсәтүгә, совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңүен башкача аңлауларга юл куймаска тиеш.

Ишегалдында да концерт

Республиканың мәдәният оешмалары быел Җиңү көне уңаеннан 350ләп чара әзерләгән. Алар 9 майда гына түгел, май азагына кадәр уздырылачак. Аерым алганда, ай дәвамында республикада Бөек Җиңүгә багышланган патриотик фестивальләр, күргәзмә, спектакль, очрашулар оештырырга җыеналар. Бәйрәмгә кадәр республикадагы барлык мемориал, һәйкәл һәм скверлар да тәртипкә китерелгән.

9 Май – Җиңү көнендә узачак төп бәйрәм чаралары исә елдагыча Арча һәм Архангел зиратларындагы хәрби каберлекләргә чәчәк салудан башланачак. Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин сүзләренә караганда, Җиңү паркындагы Мәңгелек ут, тыл хезмәтчәннәренә һәм солдат һәйкәлләренә дә чәчәк салыначак. Иң төп бәйрәм чаралары исә Меңьеллык мәйданында үтәчәк. Кичке сәгать алтыда биредә «Җырлы Казан» дип исемләнгән концерт башланачак. Ул кичке сәгать унда бәйрәм салюты белән тәмамланачак. Ул «Казан» гаилә үзәге белән Кремль яр буенда яхшы күренәчәк, дип ышандыра оештыручылар.

Бәйрәм көннәрендә республикада бик күп төрле акцияләр дә узачак. Әйтик, быел Татарстанда кабат «Ветераннар йорты каршында парад» дип исемләнгән акция узачак. Хәтерләсәгез, әлеге акция беренче тапкыр 2020 елда оештырылган иде. Пандемия аркасында өлкәннәргә өйдән чыгарга киңәш ителмәгәч, артистлар һәм иҗат коллективлары үзләре аларның ишегалдына килеп, бәйрәм кәефе бүләк иткән иде. Ләйлә Фазлыева сүзләренә караганда, ветераннар бу чараны быел да уздыруларын сораган.

– Йорт ишегалдында уздырылган мондый концертлар ветераннарның күңеленә аеруча хуш килде. Алар бу акцияне быел да уздыруны сорады. Шуңа күрә ветераннар яшәгән йорт ишегалларында быел да бәйрәм концерты, парад гөрләячәк, – дип сөйләде ул.

Кеше күп җыела торган урыннарда, дәүләт оешмаларында бәйрәм чараларында елдагыча Георгий тасмасы таратылачак. Республикадагы торак йорт һәм офис биналарына Җиңү байрагы эленәчәк. «Җиңү тәрәзәләре» акциясе кысасында елдагыча белем бирү, социаль оешмалар тәрәзәләре дә бәйрәмчә бизәләчәк.

Әмма башка еллардан аермалы буларак, быел ил күләмендә «Үлемсез полк» йөреше булмаячак.

Куркынычсызлык максатыннан шундый карар кабул ителде. Шулай да Бөек Ватан сугышында катнашкан каһарман бабайлар турында сөйләүнең быел башка ысулларын тәкъдим итәләр. «Ветеранның сурәтен машинага, киемгә яки бейджикка урнаштырырга була, шулай ук социаль челтәрләрдә аватарларга да шушы фотоны куярга мөмкин», – ди оештыручылар.

Саклану чаралары

Бәйрәм чаралары вакытында куркынычсызлык мәсьәләсенә аеруча зур игътибар биреләчәк. 4 меңнән артык хокук сакчысы, 300ләп Росгвардия хезмәткәре, 1 меңләп иҗтимагый берләшмә вәкиле тәртип сагында торачак. Бәйрәм чараларында 800 мең чамасы кеше катнашыр дип көтелә. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының иҗтимагый тәртип саклау бүлеге башлыгы Фәргать Мөхәммәтҗанов сүзләренә караганда, полиция хезмәткәрләре 30 апрельдән үк көчәйтелгән режимда эшли башлаган.

– Бәйрәмдә террорчылыкка каршы куркынычсызлык чараларына аеруча зур игътибар биреләчәк. Чара башланыр алдыннан ул узачак урынны техник чаралар һәм махсус этләр ярдәмендә тикшереп чыгачаклар. Бәйрәмгә килүчеләрне дә тикшереп кертәчәкләр, – ди ул.

Оештыручылар халык күпләп җыелган урыннарга зур букча белән килергә дә киңәш итми. Сәер әйберләр, зур букча тапкан, шикле кешеләр очраткан очракта да тиз арада хокук сакчыларына хәбәр итәсе. Фәргать Мөхәммәтҗанов махсус хәрби операциягә бәйле рәвешле республикада дрон, квадрокоптер ише җиһазлар куллану тыелганын да искә төшерде. Бу хакта бәйрәм чараларында гына түгел, озын ялларда да истән чыгарасы түгел.

– Без бүген башка чорда яшибез. Махсус хәрби операция зонасыннан ерак җирдә яшәсәк тә, куркыныч яный, – ди Фәргать Мөхәммәтҗанов.

Татарстанда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары күпмегә кимегән?

2018 2023
Бөек Ватан сугышы инвалидлары 525 59
Бөек Ватан сугышында катнашучылар 1066 172
Гамәлдәге армия составына кермәгән Бөек Ватан сугышында катнашканнар 411 68
«Блокадалы Ленинградта яшәүче» тамгасы белән бүләкләнүчеләр 173 95
Балигъ булмаган элеккеге тоткыннар 188 102
Тыл хезмәтчәннәре 33378 10218
Бөек Ватан сугышы тол хатыннары 3384 1614
Берьюлы ике категориягә ия булган кешеләр 7256 1949
Барлыгы 46381 14277

 

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү