«Моя прекрасная няня» сериалында катнашкан актер вафат

Мәскәүдә 66 яшендә актер Михаил Бескоровайный вафат булган. Бу хакта LIFE хәбәр итә.

«1 майда 00:35 сәгатьтә Чертаново Северное районында Балаклав проспектындагы бер фатирда 65 яшьлек ир-ат вафат булган. Үлемнең башлангыч сәбәбе-кискен йөрәк-кан тамырлары җитешсезлеге», — дип язылган хәбәрдә.

Актерның үлеме факты буенча хокук саклау органнары тикшерү оештырган. Артист «Моя прекрасная няня», «Марш Турецкого» һәм «Кухня»сериалларында төшкән. Моннан тыш, ул «Матрица», «Хоббит» һәм «Гарри Поттер» фильмнары геройларын тавышландырган була.


Фикер өстәү