Белгечләр яшел тәмләткечләрдән дә шифа җыеп калырга өнди

Белгечләр җәен җиләк-җимештән генә түгел, яшел тәмләткечләрдән дә шифа җыеп калырга өнди.

Сельдерей А, В, K һәм Е витаминнарына бай. Анда протеин бар, шуңа күрә ул эчәклекләргә файдалы. Стресстан коткара, арыганда көч кертә, су-тоз алмашын җайга сала, хәтерне яхшырта.

Укропта В төркеме, С, А, Е, Р витаминнары, тимер, кальций, магний, фосфор күп. Ул кан тамырларын киңәйтә, баш мие эшчәнлеген яхшырта, ашказаны-эчәклек тракты авыруларыннан булыша.

 

Петрушкада С витамины цитруслардан өч тапкыр күбрәк. Анда А, Р, Е витаминнары, фосфор, кальций, магний бар. Петрушка иммунитетны күтәрә, ашказаны-эчәклек тракты авыруларын кисәтә, организмнан артык сыеклыкны чыгара.

Руккола клетчаткага бай, аппетитны киметә, нәтиҗәдә ул ябыгырга да булыша. Ашкайнату системасына файдалы, иммунитетны күтәрә, канда шикәрне киметә.

Яшел тәмләткечләр эфир майларына бай. Шуңа күрә аларны тәүлегенә 150 граммнан да артыграк ашарга киңәш ителми.


Фикер өстәү