«Полиматиз» АҖ иртәгедән башлап битлекләр җитештерү линиясен эшләтеп җибәрә

10 апрельдә Казанга Кытайдан борт килде, ул битлек җитештерү буенча 6 линия китерде. Линияләрнең берсе «Алабуга» МИЗда «Полиматиз» АҖ базасына китерелде. Компания Россиядә иң эре җитештерүчеләрнең берсе.

25 мартта предприятиедә республика Президенты булган иде, аңа материал чыгаруны 10 тапкыр арттырырга әзерлек турында хәбәр иттеләр. Әлеге очрашуда Рөстәм Миңнеханов республика өчен битлекләр җитештерү өчен тукыма куллану мәсьәләсен карарга кушты.

Бүген компания эшләтеп җибәрү-көйләү эшләрен төгәлли. Иртәгәдән продукция чыгаруга әзер булачак. Линиянең куәте — аена 2,4 миллион данә маска.


Фикер өстәү