Эресе дә, кечесе дә тегә: Татарстанда битлек һәм антисептиклар җитештерүгә предприятиеләр кушыла

Медицина битлеге һәм антисептиклар ясауга эре предприятиеләр кушылды. Бүгенге вазгыятьтә иң кирәкле саналган товарлар белән алар тәэмин итәчәк.

Карар катгыйлана

Билгеле булганча, Россия Хөкүмәте медицина битлекләрен һәм бүтән төр медицина әйберләре белән күпләп һәм ваклап сатуга чикләүләр кертте. Бу хакта харарны 6 апрель көнне Хөкүмәт башлыгы Михаил Мишустин имзалады. Чикләү исемлегенә медицина битлеге, фильтрлы респиратор, медицина перчаткасы, марля, бер тапкыр кулланыла торган медицина комплекты һәм табиблар өчен саклагыч кием кергән. Карар нигезендә, фармацевтика эшчәнлеген башкаруга рөхсәте булмаган кибетләрдә һәм сату нокталарында мондый төр товарларны сату тыела. Моңа өстәп, лицензиясе булган даруханәләргә һәм оешмаларга исемлеккә кергән товарларның сату бәясен бер данәгә 10 тиен хисабына арттыру рөхсәт ителә. Күпләп саткан очракта, сатып алу бәясен 10 проценттан күбрәк арттыру тыелган. Карар кагыйдәләрен бозган очракта җәзалар каралган. Бу чаралар спекуляцияне булдырмау максатында күрелә.

Сүз уңаеннан, илдә барган вазгыятьне үз файдасына борырга теләүчеләр дә юк түгел. Казанда мошенниклык очраклары арткан. Эчке эшләр министрлыгының Казандагы идарәсе хәбәр итүенчә, узган атнада полициягә алданучылардан дүрт гариза кабул ителгән.

Зур предприятиеләр дә кушыла

Татарстанга килгәндә, республикада медицина битлекләрен җитештерү белән шөгыльләнәчәк предприятиеләр саны 34кә җитәчәк. Бу хакта Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов әйтте. Хәзер исә бу эшчәнлек республиканың 19 тегү предприятисендә алып барыла. Шулай итеп “Алабуга” махсус икътисади зонасы резидентлары саналган “Форд-Соллерс”, “Сария Био Индастриз” компанияләре, “Транснефть-синтез” дефицитлы эшләнмәләр җитештерүне җайга салачак. Татарстанда тиздән көнгә кимендә 70 мең медицина битлеге тегәчәкләр, дип ышандыралар. Министр искәрткәнчә, Татарстанда көн саен соцаль әһәмияткә ия товарларга бәяләрне тикшереп торалар. Шулай ук аларның сәүдә урыннарындагы запасларын күзәтәләр.

Түбән Камада 18 апрельдән медицина битлекләрен чыгару эшен “Айрон” компаниясе башлап җибәрәчәк. Предприятие аена 5 млнга якын битлек җитештерер дип көтелә. Битлекләр чыгару өчен 10 эш урыны булдырылган, җитештерү өчен җиһазлар Кытайдан кайтарылачак.

“Татнефть” компаниясе дә ярдәмгә килә. Алар республиканың көньяк-көнчыгыш төбәгендәге медицина хезмәткәрләре һәм ашыгыч хезмәтләрдә эшләүчеләрне махсус кием һәм шәхси саклык чаралары белән тәэмин итәчәк. 2 апрель көнне Әлмәтнең Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә компания 1110 данә респиратор тапшырган. Ихтыяҗ зур булган медицина товарын иң элек тәүлек әйләнәсе эшләүче, халык белән тыгыз элемтәдә торган хезмәткәрләргә дә биргәннәр.

Моңа өстәп “Татнефть” көньяк-көнчыгыш төбәктәге районнарга әзер продукция биреп кенә калмыйча, кием, битлек тегү өчен кирәкле материаллар белән дә тәэмин иткән. Моның нәтиҗәсендә районнар волонтерлар, шәхси эшмәкәрләрне җәлеп итеп, үзләрендә үк битлек тегүне башкара ала.

Казанның “Аромат” компаниясе исә антисептиклар җитештерүне җәелдереп җибәргән. Алар хәзер 2,5 млнга якын данә антисептик чыгара. Апрель ахырына компания җитештерүчәнлекне 2 мәртәбә арттырырга җыена.

Әлмәтнең “Алсу” фабрикасы да битлек битлек тегү эшен март ахырында ук башлап җибәргән иде. 20-30 кеше тегү белән шөгыльләнә, бер сменага 200-300 битлек чыгаралар. Ә медицина хезмәткәрләре өчен саклык костюмын тегүгә апрельдә тотынганнар. Тәүлегенә 25-50 комплект җитештереп чыгаралар икән. Костюмны дымны сеңдерә һәм тоткарлый, һава үткәрә торган махсус материалдан ясыйлар. Бу киемнәр белән алар районның үзәк хастаханәсен тәэмин итә.

“Нижнекамскнефтехим” хезмәткәрләре үзизоляция вакытында тик утырмый – үз куллары белән битлек тегә икән. Материалны аларга предприятие бушлай биргән. Оешманың кече предприятиесе “Полиматиз” битлекләр чыгару эшен 10 тапкырга арттырырга җыена. Хәзер компания сәгатенә 500 мең данә продукция чыгара.

“Азнакай киемнәре” тегү фабрикасы да медицина хезмәткәрләренә ярдәм итү өчен махсус инфекциягә каршы комплектлар җитештерү белән шөгыльләнә башлаган. Бер көн эчендә 500гә якын шундый комплект эшләп чыгаралар. Бу − үз эченә куртка, чалбар, халат, алъяпкыч, бахила, башлык, җиңсәне туплаган махсус комплектлар. Моңа өстәп, фабрика халык белән контактта булган социаль һәм дәүләт хезмәтендә эшләүчеләргә дип полипропилен материалдан эшләнгән комбинезоннар тегү эшен дә җайга салган.

Бөгелмә предприятиеләре антисептикның аэрозольлесен чыгара башлаган. Моның белән TriS, “Эфбраш” һәм “Мастер Кляйн” оешмалары шөгыльләнәчәк. Мәсәлән, TriS көненә 30 мең баллон җитештерергә сәләтле.

Бу атнада 5 мең саклану костюмын тегүне “КАМАЗ” максат итеп куйган. Тегү цехында биш дистә кеше эшли, җитештергән әйберләрне медицина оешмаларына юллаячаклар.
Пандемия вакытында танылган брендлар да хәлләреннән килгәнчә ярдәм итүгә алынды. Мәсәлән, “City Star Wear” кием-салым бренды 100 процент мамыктан битлек тегү белән шөгыльләнә, көненә 2500 битлек җитештерәләр. Шушы көннәрдә алар катлаулы эпидемиологик шартларда да “Казан” халыкара аэропортында эшләвен дәвам иттерүчеләргә күп тапкыр кулланыла торган 10 мең битлек тапшырган.

Дөньяда коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны 1,3 млн артты. Россиядә барлыгы 7497 кеше коронавирус инфекциясен йоктырган. Бер тәүлек эчендә 1154 яңа коронавирус очрагы илнең 43 төбәгендә теркәлгән. 494 кеше дәваланган, 58 кеше үлгән. Иң күп чирлеләр – Мәскәүдә.

Татарстанда коронавирус йоктырган 31 кеше медицина күзәтүе астында кала. Терелүчеләр – 10.

Чулпан Гарифуллина

Фото: kazanfirst.ru

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү