Рөстәм Миңнеханов Татарстаннан медицина битлекләре өчен тукыма алучы компанияләрдән битлекләрне күбрәк сатып алырга кушты

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Алабуга” махсус икътисади зонасына эшлекле сәфәре вакытында “Полиматиз” заводында булды. Әлеге предприятие медицина битлекләрен эшләүдә кулланыла торган полипропилен материал эшләп чыгара. Завод бер сәгать эчендә 500 мең битлеккә җитәрдәй материал җитештерә ала.

Президентка предприятие җитәкчелеге һәм эшчеләр белән әңгәмәсе барышында җитештерүне ун тапкыр арттырырга әзер булуы турында белдерелде. “Полиматиз” март башыннан бүгенгәчә 67,4 тонна материал эшләп чыгарган икән. Хәзер ул аны 600 тоннага кадәр эшләп чыгаруга әзер.

Рөстәм Миңнеханов предприятие җитәкчелегенә, махсус икътисади зона җитәкчелеге белән берлектә, Татарстаннан тукыма сатып алучы компанияләрнең (ә алар –Россиянең башка төбәкләрендә) республикага әзер битлекләрне күбрәк җибәрүләрен тәэмин итәргә кушты.


Фикер өстәү