Владимир Путин коронавирус ситуациясенә бәйле рәвештә мөрәҗәгать белән чыгыш ясаячак

Россия Федерациясе Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков шушы сәгатьләрдә Президентның телевидение экраннары аша ил халкына мөрәҗәгать белән чыгачагын хәбәр иткән.

Владимир Путин 25 мартка билгеләнгән эш графигын үзгәртте – Санкт-Петербургка сәфәрен кичектерде. Хәзер ул Россия гражданнарына мөрәҗәгате буенча эшен төгәлләп килә, дип белдергән журналистларга дәүләт башлыгының матбугат секретаре.

Дмитрий Песков әйтүенчә, халыкка мөрәҗәгать итү зарурилыгы Владимир Путин Коммунарка бистәсендәге хастаханәдә (белүебезчә, анда коронавирус инфекциясе йоктырган сырхаулар дәвалана) булганнан соң Хөкүмәт, Үзәк банк һәм Президент администрациясе җитәкчелеге белән COVID-19 пандемиясе аркасында ил халкына, икътисадка ярдәм итү мәсьәләсе буенча үткәрелгән киңәшмәдән соң туган.
Бүген коронавируска көрәш буенча оператив штаб илебездә үткән тәүлектә вирус йоктыручыларның рекордлы саны (163 кеше, шуның 120се – Мәскәүдә) ачыклануын белдергән. COVID-19 йоктыручылар Россиядәге 85 төбәкнең 55ендә билгеләнгән инде.


Фикер өстәү