Төрекчә валюта алыштыру нәрсәгә илтер?

Бөтен дөньяда глобаль инфляция үз адымнарын кызулата. Атна башында Англиядән бер тәүлек эчендә электр энергиясенә күпләп сату бәясенең 35 процентка сикерүе турында хәбәр килеп иреште. Икътисад белгечләре мондый сикерешне сюрреализм дип бәяләп өлгерде инде. Англиядә кәгазь акчага алтын сатып алуны тыйдылар дигән әлегә рәсми расланмаган хәбәр дә бар газета хәбәрчесенең «Телеграм»ында. Европаның башка илләрендә дә энергия чыганакларына бәяләр марафоны дәвам итә. Газга фьючерс бәяләре рекордлар куя, мәсәлән. Валюталар сугышы кискенләшкән төбәкләр бар.

Милли валюта курсының мәтәлчек атуы буенча алгы планга төрек икътисады чыкты. Бер нәрсәне истә тотарга кирәк: соңгы ике елда Төркия дөнья күләмендә икътисады иң тиз үсүче илләрнең берсе булды. Сәнәгать товарлары экспортын нык үстереп, Әнкара технологик яктан куәтле державалар сафына басарга омтыла. Вәләкин экспорт кына түгел, импорт та нык үсә шул. Дөрес, төрекләр халык куллануы товарлары түгел, технологик җиһазлар сатып ала. Бу аларның үсеше өчен зур әһәмияткә ия. Тик импортның экспортны узып китүе милли валютага нык суга. Җитмәсә, илнең тышкы әҗәтләре дә гадәттән тыш зурайган. Эчке инфляция дә рекордлар куя. Менә шул факторлар төрек лирасын аударды да инде.

Валютаның зәгыйфьләнүе экспортка булыша, әлбәттә. Әмма курсның кискен мәтәлчек атуы илдәге хәлне кискенләштерде. Ил гражданнары Хөкүмәткә каршы масштаблы протест акцияләре оештырды. Минималь хезмәт хакын күтәрүне таләп иттеләр. Валюта курсының түбәнәюенә, Әрдоган кушуы буенча, Үзәк банкның төп ставканы кечерәйтүе дә этәргеч бирде. Бу хәлләр төрек акцияләренең кыйммәтен югалтуга да китерде. Фонд биржасы бик еш сәүдәне туктатып тора башлады.

Илдә барган ризасызлык фонында хакимиятләр халыкның беренче таләбен өлешчә канәгатьләндерделәр: минималь хезмәт хакын 4250 лирага кадәр күтәрделәр. Доллар иң нык кыйммәтләнгән көннәрдә бу сан 270 долларга тиң иде. Безнең акча белән 20 мең сумга якын. 2017 елда илдә минималь хезмәт хакы 1404 лира булган, АКШ валютасында 400 долларга тәңгәл килгән.

Дүшәмбе көнне Әрдоган яңа икътисади курс – милли валютаны коткару сәясәтен игълан итте. Ел башында бер доллар 8 лира белән бәяләнсә, декабрьнең беренче көннәрендә Америка кәгазе 13 лирага кадәр кыйммәтләнде, ә соңгы көннәрдә хәтта 18 лирага җитте. Төрекләр акчаларының 60 процентын чит ил валюталарында саклый башлады. Әрдоганның яңа икътисад сәясәте милли валюта курсы түбәнәйгәндә байлыгын лирада саклаучыларның югалтуларын каплауга юнәлтелгән. Шулай ук дәүләт облигацияләрен сатып алучыларның керемнәрен салымнан азат итү турында да белдерү бар. Әрдоган вәгъдәсе ил валютасына ышаныч уятты. Лираларны кулда тоту хәвефсез була башлады. Президент чыгышыннан соң өч сәгать эчендә лира бер долларга 18,4тән 14,79га кадәр кыйммәтләнде. Бу юллар язылганда инде бер долларга 13,54 лира бирәләр. Минималь хезмәт хакы 317 долларга кадәр үсте. Безнең акча белән 23 мең сумны узып китте. Ягулык салучылар бензинга бәяне күтәрергә җыенган иде, ниятләрен туктаттылар. Лидерның бер чыгышы төрекләрнең матди хәленә шуның кадәр үзгәреш кертте. Бу уңай үзгәрешләр киләчәктә сакланырмы – анысын бераздан күрербез.

                                      Рәшит Фәтхрахманов  

Фото: tourprom.ru


Фикер өстәү