Кризиска дилетантларча бер караш

Без көн саен икътисад фронтыннан әле инфляция, әле дефляция турында хәбәрләр алып торабыз, планетаның төрле почмакларында азык-төлек бәяләренең кушаяклап сикерүе, халыкларның ризасызлыгы хакында киң мәгълүмат белән танышабыз. Көнбатышта газга бәяләр югары булу сәбәпле, предприятиеләр ябылуы сөендерә безне. Ватанпәрәвлек хисе тантана итә.

Әле менә соңгы көннәрдә генә Иминлек советы секретаре Патрушев әфәнде, күз күреме ераклыкта АКШның дефолт игълан итәчәген әйтеп, йөрәкләр буйлап җылы кан куды. Россиядә өченче ай рәттән дефляция бара, монысы да бавырларга кадәр төшеп сөендерә. Әмма бер нәрсә сагайта: вакыйгаларга бәя биргәндә, без сукырларның филгә бәя бирүен кабатлыйбыз, бөтенне күрмибез, өлешләрне генә капшап карыйбыз. «Фил бауга охшаган, фил – юан бүрәнә» дигән иллюзияләр шулай туа. Койрыгын гына капшап карасаң, синең күзаллауда фил – чынлап та, нәзек бау инде ул.

Бу язмага «Телеграм»га килгән бер хәбәр этәргеч бирде. Аны «СовЭкон» дигән агентлык тарата. 2022 елның июль – август айларында Россиядән бодай экспортлау 5,9 миллион тонна гына булган. Бу – соңгы еллардагы минималь күрсәткеч. Глобаль корылык һәм азык-төлек кытлыгы шартларында чит илләрдә Россия бодаен алырга атлыгып тормыйлар, чөнки бәясе Европа берлегендәгегә караганда кыйммәтрәк, диләр агентлыкта. Бодай кыйммәтрәк булгач, ипи дә бездә кыйммәтрәк булып чыга бит инде, шайтан алгыры. Болай үзе ипи Германия супермаркетларында Ташкичү кибетендәгегә караганда кыйммәтрәк икән. Бер буханкасы 1–2 евро тора, диләр. Бу – Евросоюздагы иң кыйммәтле илләрнең берсе. Буханканың авырлыгы әйтелмәгән. Аннан соң Ташкичү кибетендә дә шундый сортлы ипиләр сатыла: түләгәндә артыңа утырасың. Евросоюздан чыккан Англиядә 500 граммлы буханка безнең акча белән 95 сум тора. Әмма алардагы минималь хезмәт хакы белән бу – пүчтәк бәя. 1645 фунтны рубльнең курсына тапкырлыйк әле, 116 мең 400 сум чыга. Бу – британнарның айлык минималь хезмәт хакы. Уртачасы 180 меңнән артык. Бу акчага сызланмыйча гына ипи дә, килосы 790 сум торган ит тә сатып алып була инде. Әнә полякларның минималь хезмәт хаклары 37 мең сумга тулып җитми. Әмма аларда ипинең зур буханкасы 37 сум гына (бездәгедән арзан!), сөт тә шул бәядән йөри (тагын бездәгедән арзан!), казылыкның килосы – 237 сум тирәсе. Минем калькулятор шулай күрсәтә. Аңлый торгансыздыр инде: ит тә аларда арзанрак.

Юк, юк, мин көнбатышлыларга кызыкмыйм. Ватанымны яратам, шунда яшәп калам. Бездә ит кыйммәт булса да (августның соңгы атнасында Тукай районында итнең килосы – 655 сум, Арчада – 432), аның бәясе төшә. Ит җитештерүчеләрнең берсе буларак, ит дефляциясе мине сөендерми билгеле, әмма аз керемле ватандашлар өчен шатланам. Бездә бит федераль МРОТ – минималь хезмәт хакы яңа гына үссә дә, полякларныкының 41 процентын гына тәшкил итә. Мине башка бер нәрсә борчый: дефляция дигәнебез черки томшыгы кадәр генә: нуль бөтен йөздән ничәдер процент. Шуның турында тау кадәр итеп шаулыйбыз. Менә августның 17сенә караган атнада сыер итенең бәясе Татарстанда 0,56 процентка очсызланган, сарык ите 0,96 процентка кыйммәтләнгән, дуңгызныкы – 1,05 процентка арткан. Тавык ите 18 тиенгә арзанайган. Безнең акча янчыгы да сизми ул тиеннәрне. Кыйммәтләнгән продуктлар бар, шулай да арзанайганнары күбрәк. Дөге, мәсәлән, ике тиен хак югалткан. Хәзер аның килосы 106 сум 66 тиен йөри. Иң кыйммәтле дөге – Әлмәт районында, 123 сум 71 тиен. Әлмәт дөгесе Бөекбританиядәге уртача дөге бәясен 13 сум 71 тиенгә узып киткән.

Безнең финанс хакимиятләре күзгә кырып салырлык та булмаган дефляция өчен борчылалар, бәяләр төшүне туктатуның икътисади механизмнарын хәрәкәткә китерергә җыеналар. Өч ай рәттән бара торган дефляция һәм моның икътисад өчен хәвефле булуы турында бөтен үтүкләр хәбәр итә. Ә бармы соң әле ул дефляция? Әйдәгез, бәяләрне чагыштырып, нәтиҗә ясыйбыз. Бер ел элек – 26 августта Татарстанда уртача бәяләр ничегрәк булган? Сыер итнең килосы – 375 сум 67 тиен. Хәзер – 481 сум 42 тиен. Көнбагыш мае – 121,15. Хәзер – 135,34. Шикәр – 52,54. Хәзер – 72,97 (!!!). Арыш ипие (килосы) – 51,53. Хәзер – 60,36… Исемлекне дәвам иттермибез. Еллыкка күчереп караганда, дефляция түгел, бөлдергеч инфляция күзәтелә. Еллыкка түгел, яртыеллыка күчерсәк тә, без барыбер февральгә караганда хәзер күпкә югарырак бәяләрдән интегүебезне күрәбез. 25 феральдә сыер ите кыйммәтләнгән һәм 416 сум 57 тиенгә җиткән, әйтик. Хәзер 481 сумнан артыграк тора. Шикәр февраль ахырында (әле паника башланырга берничә көн бар) – 59 сум 63 тиен. Хәзерге 73 сум торган шикәр бәясен һич югында февральгә кайтарып, шуннан да түбәнәя башласа гына, дефляция дип чаң кагарга кирәктер ул, минемчә.

Бу – дилетант фикере, билгеле. Менә шул дилетант глобаль икътисадта барган хәлләргә дә башкачарак бәя бирә. Мәсәлән, Словакиядәге Slovalco алюминий заводының, энергия чыганакларына бәяләрнең чамасыз югары булуы сәбәпле, җитештерүне туктатуы турындагы хәбәрне укыгач та, эчемдәге кыргый патриот кул чаба: «Бетсеннәр, кадалсыннар, безгә санкцияләр кертүнең ачы җимешләрен туйганчы татысыннар», – ди. Дус булмаган илләрнең берсе бит инде. Башка дус булмаган илләрдә дә шул хәл: металл җитештерүче заводлар ишеккә йозак эләргә җыена, кешеләр эшсез кала. «Патриот»ның шул тантанасына дилетант каршы төшә: «Тукта әле, – ди. – Алкышлар вакыты түгел бу. Европадагы энергияне мул тотучы заводлар ябылса, нәрсә булачак, беләсеңме? Төп энергия чыганакларына – газга, нефтькә, ташкүмергә бәяләр төшәчәк. Аларга ихтыяҗ бетәчәк. Ә Россиянең төп кереме нәрсәдән?» Менә шул шул. Дилетантның бу фикере миңа «патриот» тантанасына караганда якынрак. Глобаль кризисның гөрелтесе башланса, бездә хәлләр тагын да начараячак бит. Бу юлы, чынлап та, зур кризисның «җимеше» АКШ дефолты булырга мөмкин. Әмма, бердән, ул дефолтка кадәр әле берничә ел бардыр, мөгаен. Икенчедән, аларның әҗәт түләүдән баш тартулары глобаль хаос китереп чыгарачак. Берәүгә дә җиңел булмаячак. Ковидка караганда берничә тапкыр көчлерәк китереп сугачак барыбызга да.

Хәзергә исә АКШ та, Евросоюз да егылырга бик ашыкмыйлар әле. Киресенчә, безне егарга, салып таптарга җыеналар. Бу атна башында гына АКШның Финанс министры урынбасары Уолли Адеймо төрек финансчыларына кисәтүле хат юллады. Ул хатта Россия белән хезмәттәшлек иткән төрек банкларына ультиматум куелды. Адеймо: «Төрек банклары бер үк вакытта Россия банклары белән дә, Америка банклары белән дә корреспондентлык хезмәттәшлеге итә алмыйлар, икесенең берсен сайлагыз: я без, я Россия», – ди. Ничек уйлыйсыз: төрекләр кемне сайлаячак?

Кытай белән дә шул ук хәл. Кытай компартиясе сәясәтне АКШ һәм Япония белән араларны җылыту ягына таба борырга җыена. «Ватаным Татарстан» хәбәрчесе кичә генә Япониядән шундый хәбәр алды. Япон премьеры Фумио Кисиде соңгы көннәрдә коронавирус белән чирләп ята. 22 августта Си Цзиньпин, Кисидега тизрәк савыгуын теләп, бик җылы эчтәлекле телеграмма юллады. Аналитиклар аның эчтәлеген «гадәттән тыш җылы» дип бәяләделәр. Андый телеграмма рәсми дәүләт документы дәрәҗәсендә йөри. Документта чиннарның японнар белән, яңа гасыр чынбарлыгын исәпкә алып, хезмәттәшлек итәргә теләүләре ассызыкланган. Әле кичә генә бу илләр үзара «дус булмаган илләр» булып санала, бер-берсенең чиге буенда мускуллар уйнаталар иде. Ничек уйлыйсыз: АКШ – Кытай, АКШ – Япония дуслыгы көчәю кемгә каршы булачак? Вашингтонда акрынлап Кытай һәм Һиндстанны да Россиягә арка белән бору сәясәте алып баралар. Яшереп тә тормыйлар. Безнең лидерлар исә хәзерге вазгыятьтә Көнбатыш башкалаларына да, Токиога да җылы эчтәлекле телегрммалар юллый алмый. Дилетант буларак, бу юллар авторы монда зур хәвеф күрә.

                                      Рәшит Фәтхрахманов

 


Фикер өстәү