Екатерина Климова казанлыларга балконнан шигырьләр укыячак

27 нче августта Казанда «Голоса Казани – Казан тавышлары» театральләштерелгән перформансы узачак. Бу хакта Казан мэриясе порталы хәбәр итә.

Шәһәр Мэриясе бинасы балконнарыннан рус һәм татар телләрендә шигырьләрне әйдәп баручы Казан театрлары актерлары, театр һәм кино актрисасы Екатерина Климова укыячак. Чыгышлар видео-мэппинг-тамаша белән үрелеп барачак.

Балконнардан Г.Камал, В.Качалов, К.Тинчурин, Г.Кариев исемендәге һәм Казанның яшь тамашачы театрларының әйдәп баручы артистлары татар һәм рус телләрендә шигырьләр укыячак, талантлы җырчылар һәм музыкантлар музыкаль әсәрләр башкарачак. Әлеге кичтә иҗатлары Казан шәһәре белән бәйле булган шагыйрьләрнең әсәрләре яңгыраячак. Тамашачылар Владимир Маяковский, Евгений Евтушенко, Роберт Рождественский, Мөдәррис Әгъләмов, Николай Заболоцкий, Наталья Тарвердян, Равил Бохараев, Роза Кожевникова, Алексей Остудин, Сергей Малышев, Ренат Харис, Эльмира Зәйналова, Рүзәл Мөхәммәтшин, Йолдыз Миннуллина, Лилия Гыйбадуллина, Резеда Гобәева шигырьләрен ишетәчәк.

Перформанста Татарстанның халык артистлары Искәндәр Хәйруллин, Илья Славутский, Елена Ряшина, Татарстанның атказанган артистлары Рамил Вәҗиев, Ирек Хафизов, Ләйсән Фәйзуллина, В.Качалов театры артистлары Павел Лазарев, Алена Козлова, К.Тинчурин театры артистлары Резедә Сәлахова, Артем Пискунов, Г.Камал театры артисты Фәннур Мөхәммәтҗанов, Г.Кариев театры артисты Булат Гатауллин, Казан яшь тамашачы театры артисты Илфат Садыйков, Череповец шәһәренең Камера театры артисты Игорь Горчаков; саксофончы Муса Маликов (Германия), Татарстанның атказанган артисты Алинә Шәрипҗанова, М.Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры хоры артисты Иркен Мостафин, шулай ук яшь, талантлы җырчылар Игнат Изотов, Зәринә Хәсәншина, Илгиз Мөхетдинов катнаша. Чараның махсус кунагы – Россия театр һәм кино артисты Екатерина Климова.

Перформанс 20:00 сәгатьтә Кремль урамы буенча 3 нче номерлы бина янында башлана.


Фикер өстәү