КФУның татар журналистикасы бүлеге студентлары Кәрим Тинчурин театры тарихы белән танышты

КФУның татар журналистикасы бүлеге студентлары өчен Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында экскурсия оештырылды. Аларга татар драматургиясенең классигы, педагог, күренекле артист һәм режиссер Кәрим Тинчуринның 135 еллыгы уңаеннан аның биографиясе, тормыш юлы, иҗаты һәм хәтта шәҗәрә агачы белән дә танышты. Өстәвенә, укучыларга бөек драматург тәрҗемәсендәге «Хан кызы Турандык» пьесасының кулъязмасын, «Сүнгән йолдызлар» әсәренең беренче басмасын һәм аның шәхси әйберләрен күрү мөмкинлеге тудырылды.

Студентлар өчен оештырылган экскурсиядә шактый мәгълүмат бирелде. Әйтик, заманында Кәрим Тинчурин яраткан хатыны – Заһидәгә спектальләргә еш йөргәнгә күрә бинокльны бүләк итә. Ул бүгенгә кадәр сакланып, музей экспонатына әверелгән.

Ә инде театрның колонналы залында студентлар танылган татар дизайнеры, модельер Наҗия Галимованың иҗади остаханәсе белән танышты. Студиядә дизайнер киемнәре һәм эшләнмәләре коллекциясе тәкъдим ителгән. Мәсәлән, милли күлмәкләр, түбәтәйләр, калфаклар, алкалар һәм башка бизәкле әйберләр.

Экскурсиядән соң студентлар белән күренекле язучы, драматург, күп сценарийлар авторы Мансур Гыйләҗев очрашты. Ул алар белән театр, журналистика, кино турында сөйләште.

Мансур Гыйләҗев булачак журналистларга театрга әзерләнеп килергә, ягъни спектакль турында барлык мәгълүматны җыеп, пьесаны укыганнан соң гына, аңа тәнкыйть язып була дип аңлатты. «Спектакльнең нигезе – пьеса. Аны драматург иң кимендә ярты ел яза. Димәк, ул ярты ел буе шушы әсәр, образлар, фикерләр, идеяләр белән яши. Артистлар кирәкле образларын табып, күпме репетицияләр ясый, күпме хисләр кичерә. Ә журналист ике сәгать эчендә спектакльне аңларга тели. Юк, алай булмый», – диде ул.
Сөйләшү барышында «Оригиналь сюжет тудырып буламы?» дигән сорау да яңгырады.

– Әлбәттә, була, чөнки дөнья үзгәрә, һәм ул менә шушы үзгәрешләр белән яңа темалар, сюжетлар үзе белән алып килә. Яраткан философым Сократ: «Мин бернәрсә дә белмәгәнемне генә беләм» дигән. Мин дә хәзер шушы фикергә якынлашам: дөньяны кайвакыт аңлап бетермим, әйтик, глобализация, ясалма интеллект турында төшерелгән фильмнарны. Һәм менә шундый яңа күренешләрдән, темалардан туган сорауларга җавап да булырга тиеш, – дип җавап бирде бу сорауга Мансур Гыйләҗев.

Студентларга «Хан кызы Турандык» дигән музыкаль трагикомедиясен дә карарга бәхет елмайды. Ул итальян драматургы Карло Гоцциның «Турандот» пьесасы нигезендә К. Тинчуринның тәрҗемәсе буенча куелды. Спектакльдә сүз Алтын хан идарә иткән вакытта Кытайда яшәгән рәхимсез хан кызы Турандык турында бара. Тамашачыга уйланырга да, көләргә дә, еларга да җирлек күп булды бу спектакльдә.

Шунысын дә әйтергә кирәк: хатын-кызның җәмгыятьтәге урыны, мәхәббәт һәм милләтара мөнәсәбәтләр проблемалары спектаклакльнең буеннан-буена ярылып ята.

«Хан кызы Турандык» спектаклен караганнан соң КФУның татар журналистикасы бүлеге студентларыннан премьера турында фикерләрен сораштык.

 

Сәидә Әхмәдуллина, 1 курс студенты:

– Миңа барлык артистларның уены ошады. Әмма төп рольне башкаручы Әдилә Хәсәнова турында аерым әйтәсе килә: миңа калса, ул хан кызы Турандык образын тамашачы күңеленә менә дигән итеп җиткерде. Гомумән Кәрим Тинчурин исемендәге театр артистларына уңышлар телим. Алар, һичшиксез, нинди генә пьесаны сәхнәләштерсәләр дә, халык күңеленә үтеп керерлек итеп башкарачакларына шигем юк.

 

Илгизә Галиуллина, 2 курс студенты:

– Соңгы вакытта Тинчурин театрына шактый тәнкыйть әйтелә. Урынсыз да түгел, чөнки Тинчурин сәхнәсен экспериментлар өчен куллана башладылар. Ә ул бик бай тарихлы һәм дәрәҗәле театр. Яшь режиссерлар, яңа алымнар куллану, әлбәттә, яхшы. Алай булмаса, театр сәнгате үсмәс иде, әмма халык яңалыкларга әзер түгел кебек. «Хан кызы Турындык» спектакле күңелемә ятты, дип әйтә алмыйм. Әсәр белән таныш булгач, Камал театрында да аны карагач, Тинчуриннан заманчалаштырылган тамаша көттем. Костюм, пластика һәм артистлар үз эшен яхшы башкарды. Әмма режиссерга шактый сорауларым калды. Спектакль дәвамында халык нәрсә өчен кул чабарга белмәде. Артистлар да тамашачылар белән аралашты югыйсә. Спектакльне үзем хөрмәт иткәнгә күрә һәм актерлар өчен карадым. Аңа тагын бер тапкыр барырмын дип, ышандырасым килми.

 

Эльвина Полякова, 1 курс студенты:

– Тәкъдим ителгән трагикомедия бик эчтәлекле һәм кызыклы булды. Спектакль төрле махсус эффектлар, музыка белән үрелеп барды. Артистлар хәтта сәхнәдән төшеп тамашачылар янында уйнады. Күрсәтелгән тарих белән генә чикләнмичә, аның әсәрен дә укыр идем.

Диана КАРПОВА


Фикер өстәү