Россия мәдәният министры урынбасары Надежда Преподобная һәм Ирада Әюпова Казан дәүләт мәдәният институтында булдылар

Бүген Татарстан Республикасына рәсми визит кысаларында Россия Федерациясе Мәдәният министры урынбасары Надежда Преподобная һәм Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Казан дәүләт мәдәният институтында булдылар.

Визит кысаларында «Абилимпикс»та җиңү яулаган Елизавета Ли, «Worldskills» җиңүчесе Тимур Нуретдинов белән очрашу оештырылды.

Кунакларга «Россиядә уйлап табылган» федераль проекты кысаларында булдырылган прототиплаштыру үзәге, «Фән» милли проектын, «Россиядә тикшеренүләр һәм эшләнмәләр үткәрү өчен алдынгы инфраструктураны үстерү» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән проект офисы һәм инжиниринг үзәге эше, проект командаларына һәм студентлар инициативаларына акселерация программасы тәкъдим ителде.

Концерт залында кино һәм телевидение режиссурасы кафедрасы доценты Юлия Захарованың «Тарлан» фильмы күрсәтелде. Бу XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашкан һәм тамашачылар мәхәббәте призына лаек булган фильм — Татарстан белән Казахстанның уртак проекты.

«Циффрлы Арт-терапия» Хакатоны җиңүчеләре — Казан дәүләт мәдәният институты студентлары да игътибарсыз калмады, министр урынбасарына алар үзләренең проектлары турында сөйләделәр.


Фикер өстәү