Тинчурин театры Казан метросында флешмоб уздырды

12 сентябрьдә Казан метросы станцияләрендә Тинчурин театры оркестры Кәрим Тинчурин һәм Салих Сәйдәшев иҗат иткән әсәрләрне уйнап, халыкның кәефен күтәргщн. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге музыкаль флешмоб Тинчурин театрының 89 сезон ачылышына һәм танылган драматург, актер, режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 135 ел тулуга багышланган.

«Сәйдәш маршын ишеткәч, күңелгә шундый рәхәт булып китте, рәхмәт сезгә», – дип хисләре белән уртаклашты пассажирларның берсе. Елмаюлы йөзләрне күреп, музыкантлар үзләре дә дәртләнебрәк уйнады. Күбесе әлеге күренешне телефоннары ярдәмендә видеога төшерде, дуслары белән бүлеште. Тамаша кылып торган һәркемгә Кәрим Тинчурин турында, аның исемен йөрткән театрның яңа сезондагы репертуары хакында мәгълүматлы ярдәмлек тапшырылды.

Чаралар 15 сентябрьдә дәвам итәчәк. Иртән Архангель зиратында Кәрим Тинчуринның каберенә чәчәкләр куюдан башланып, Тинчурин паркында һәйкәле янында концерт оештырып, Тинчурин театрында гаиләсе шәҗәрәсен тәкъдим итү һәм аның ирекле тәрҗемәсендәге «Хан кызы Турандык» спектакле премьерасын карау белән тәмамланачак.

 


Фикер өстәү