Аерым алганда, Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы республика территориясендә кунакханәләр челтәре төзү турында килешү имзалаган. “Бүген республика районнарында кунакханәләр җитми. Бу хакта һәр икенче, ә кайчак һәр район башлыгы әйтә.
Менә Тәтешне алыйк. Биредә туристлар бик кунып калыр иде дә, йокларга урын юк. Татарстанда туристлар саны елдан-ел арта. 2030 елда аларның саны хәзерге 5 миллионнан 7 миллионга кадәр җитәчәк, дип фаразлыйбыз. Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан да шундый бурыч куелды. Ә моның өчен инфрастурктура кирәк”, – диде Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.
Беренче өч йолдызлы милли дизайнлы кунакханә Казан аэропорты янәшәсендә төзеләчәк. Инвестиция күләме – 1 миллиард сум. “Кертемнәрнең үзен аклаячагында да шик юк. “Казан Экспо”га килүчеләрне генә алсак та, биредә киләсе елга чаралар графигы тулган диярлек”, – диде Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе. Тагын бер инвестиция проекты Яшел Үзән районында тормышка ашырылачак.
Биредә реабилитация үзәге төзеләчәк дип көтелә. Инвестиция күләме – 2 миллиард сум. Проектны өч елда тормышка ашырырга ниятлиләр. Чит илләр белән төзелгән килешүләр турында да әйтте Талия Миңнуллина. Арада республикадан Катарга ярымфабрикатлар озата башлауга бәйлесе дә бар.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез