Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина әйтүенчә, танылган артист Зәңгәр күлдә су коенган һәм биредә фильм төшерергә теләвен әйткән.
– Кичә бер журналист шалтыратып, Луселиянең, китәсе килмичә, аэропортта билетын “ашарга” да әзер булганлыгын әйтте, дип елмайган Талия Миңнуллина.
Исегезгә төшерәбез: Казанда 17 майда “Россия – Ислам дөньясы”: КазанФорум” XVII Халыкара икътисадый форумы төгәлләнде. Чара атна буе “Казань Экспо” халыкара күргәзмә мәйданчыгында узды. Анда 99 илдән һәм Россиянең 75 төбәгеннән делегатлар җыелды.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез