Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында “Россия – Ислам дөньясы: Казанфорум” XVII халыкара икътисадый форумы йомгакларына багышланган брифингта Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина әйтте.
“Казан Кремле диварында Россия Рекордлар китабына кертелгән иң озын яңалыклар юлын һәм мэппинг-шоуны күрергә дип бирегә 50 меңгә якын кеше килгән”, – диде ул. Талия Миңнуллина әйтүенчә, бу – шактый кыйммәткә төшә торган тамаша.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез