“РИА Новости” хәбәренә караганда, ведомство башлыгы Сергей Кравцов Бөтенроссия физкультура укытучылары съездында шул хакта белдергән. Министр әйтүенчә, илдә физик культурага өйрәтүнең бердәм программасы расланган да инде.
“Хәзер дәүләт дәреслеге эшләнелә”, – дигән Кравцов журналистларга. Съездда физкультураны мәктәпләрдә фән буларак үстерү һәм спортның төрле төрләренә өйрәтүне гамәлгә кертү мәсьәләләре карала һәм иң яхшы тәҗрибәләр белән таныштырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез