Бүген Кәрим Тинчуринның 135 еллыгы уңаеннан Казанда искә алу чаралары уза

15 сентябрьдә актер, драматург, режиссер Кәрим Тинчуринның 135 еллыгы уңаеннан Казанда зур чаралар оештырыла. Тинчурин театрының 89 сезонын ачу тантанасы да драматургның юбилеена багышлана.

Иртәнге сәгать унда Тинчурин театры коллективы һәм татар җәмәгатьчелеге Архангел зиратында Кәрим Тинчурин җирләнгән урынга чәчәкләр салды, искә алу мәрасиме үткәрелде. Аннан соң Кәрим Тинчурин паркында драматург бюсты янында концерт оештырылды. Әлеге чарада Тинчурин театры артистлары Ирек Хафизов, Гөлчәчәк Хафизова, Резедә Сәләхова, Резедә Төхвәтуллина, Булат Зиннәтуллин, Илнур Байназаров чыгыш ясады.
Бүген театрда атаклы драматургның нәсел шәҗәрәсен презентацияләү дә булачак. Презентациядән соң театр музеенда Кәрим Тинчурин тәрҗемәсендәге “Хан кызы Турандык” пьесасы кулъязмасы белән танышырга мөмкин.

Тинчурин театры матбугат үзәге фотолары һәм видеосы


Фикер өстәү