Тинчурин театры “Идегәй” спектакленә чакыра

26-27 гыйнварда Тинчурин театры сәхнәсендә “Идегәй” татар халык дастаны буенча әзерләнгән спектакльнең премьерасы булачак. Татар халкының 500 еллык тарихы булган дастанны театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерә. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Спектакль Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлап куела. Дастанда Идегәй ролен яшь актер һәм режиссер Илнур Гарифуллин башкарачак. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Зөфәр Харисов исә Шаһтимер роленә билгеләнгән. Татарстанның атказанган артистлары Ирек Хафизов – Туктамыш хан, Гүзәл Гайнуллина – Йәникә ролендә.

Режиссер Туфан Имаметдинов “Идегәй”не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата.
“Идегәй” дастаны тамашачыларда әдәби телебезгә, рухи мирасыбызга, милли мәдәниятебезгә ихтирамны арттырыр дигән өметем зур. Бу Тинчурин театрында яңалык та, борылыш та булачак”, – ди ул.

«Идегәй» дастаны буенча куелган спектакльнең нигезендә үзара бәйлелекнең никадәр зарарлы булуы, көчле шәхесләрнең дәүләт мәнфәгатьләре дәрәҗәсендә көрәшү, яки көнкүрешкә бәйле рәвештә кешеләрнең бер-берсе белән мөнәсәбәтләре бозылу идеясе ята. Эпосның да, «Идегәй» спектакленең дә төп мотивлары – батырлык, туган җиргә мәхәббәт, дошманнарга нәфрәт, дуслык һәм үз-үзеңне корбан итү, намуслылык һәм гаделлеккә дан җырлаудан гыйбарәт.

“Идегәй” спектаклендә Тинчурин театрының танылган актерлары: Татарстанның халык артистлары Илгизәр Хәсәнов, Рамил Минханов, Татарстанның атказанган артистлары Ренат Шәмсетдинов, Рөстәм Гайзуллин, Сәлим Мифтахов һәм театр актерлары Илнур Байназаров, Илфак Хафизов, Салават Хәбибуллин, Артем Пискунов, Эдуард Никитин, Камил Гатауллин, Булат Зиннәтуллин, Илмас Насретдинов катнаша.

Спектакльнең рәссамы – Алия Гайнуллина, хореограф – Марсель Нуриев, хормейстер – Алия Хәмзина, музыкаль җитәкче, дирижер – Ильяс Камал. «Идегәй” спектакленә көйләрне яшь композитор, Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе студенты Фәрһад Бәхтияри иҗат итте.

“Идегәй” спектакле премьерасы уңаеннан, Тинчурин театры музеенда дастанга һәм “Идегәй” әсәрен беренче булып бастырып чыгаручы әдип Нәкый Исәнбәткә багышланган күргәзмә дә әзерләнә.


Фикер өстәү