Фәрит Мөхәммәтшин Мортаза Рәхимовның вафат булуы сәбәпле кайгы уртаклашты

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мортаза Рәхимовның вафат булуы сәбәпле, парламент депутатлары һәм шәхсән үз исеменнән кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде.

“Мортаза Рәхимов иҗтимагый һәм сәяси тормыш үзәгендә кайнап, киң җәмәгатьчелектә зур абруйга, ихтирам-хөрмәткә ия булып, Башкортстанның беренче президенты итеп сайланды, республиканың динамикалы социаль-икътисади үсешенә юнәлдерелгән күп кенә идеяләр һәм эшләрнең чишмә башында торды”, – дип билгеләп үткән Фәрит Мөхәммәтшин Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров исеменә юлланган телеграммада.

Дәүләт Советы Рәисе әйтүенчә, Мортаза Рәхимовның озак еллар дәвамындагы күпкырлы эшчәнлеге Башкортстан һәм Россия Федерациясенең яңа сәяси, хокукый системасын булдыруга, милләтара тынычлык-татулыкны ныгыту, ике республиканың тугандаш халыклары арасында төрле яклы элемтәләрне үстерүгә бәйле булды.“Башкорт халкының лаеклы улының, чын мәгънәсендә ватанпәрвәр, гүзәл кешенең якты истәлеге күңелләребездә мәңгегә сакланыр”, – диелгән телеграммада.

Мортаза Рәхимов 11 гыйнварда вафат булды. Аңа 88 яшь иде. Мортаза Рәхимов Башкортстан президенты вазыйфасын 1993-2010 елларда башкарды. Аннан соң “Урал” хәйрия фонды белән идарә итте.


Фикер өстәү