Һәр авылда бер Фәнисә булса. «Эштән куркып торганым юк. Шушы яшемә ике йорт салдык инде без»

Авылдашлары әнә шулай ди. Кешеләрне бер учка җыя белә ул, башкаларны да ярдәмләшеп яшәргә өйрәтә. Үзе әйтмешли, бер сызгыруы җитә.

Арча районының Кәче авылында яшәүче 28 яшьлек Фәнисә Галәвиева белән кеше хәсрәте таныштырды безне. Күршеләренең йорты янып көлгә әйләнгәч, ул бөтен республиканы аякка бастырды. Бастырмый да мөмкин түгел. Кыш көне 9 кешелек гаилә урамда калды бит! Икенче мәртәбә янулары икән инде! Кайгы ялгыз гына йөрми. Ике атнадан Вәлиәхмәтовларның әниләре дә үлеп иткән. Тагын Фәнисәгә йөгерергә туры килгән. Дөрес, үзен мактаганны яратмый ул. «Авылдашларыма рәхмәт, алар сүземне тыңлый», – ди.

Күмәк эш тау күчерә, диләр. Күршеләре янгач, Фәнисә гел бер сүзне кабатлады: акчасы җыелса, йортын күтәреп бирәчәкбез. Шөкер, сүзләрендә торалар. Вәлиәхмәтовларга авылдашлары һәм якташлары гына түгел, бөтен республика булышты. Җыелган акчага төзелеш материаллары алып, авыл егетләре йортның диварын күтәреп куйган да инде. Бушлай. Хәзер түбәсен ябарга җыенып йөриләр икән.

Сер түгел, кеше кайгысын күрмәмешкә сабышып, хәлен кирәк чакта гына белергә ияләшеп киләбез. Кайгыңны уртаклашса да, шатлыгыңны күтәрә алмаучы туганнар да бар хәтта. Шөкер, чит кешенең хәсрәтен үзенеке иткән, бар җаны-тәне белән ярдәм күрсәтергә тырышып йөрүчеләр дә юк түгел. Фәнисә әнә шундый.

– Әби белән үстем мин. Бар эшкә ул өйрәтте. Кеше нинди гозер белән килмәсен, шундук хәл итеп бирәм. Кешегә дә үтенечемне бер генә әйтәм. Ир-ат холыклы икәнемне авылдашлар да белә, – ди ул. – Әтиемнең 3 бертуганы бар иде. Апабыз мәрхүм инде. Ә менә ике авыру абыебыз исән-сау. Аларны мин карыйм. Язмыш үземне дә сынады инде. Яшь әле син дип тормады, әбиемне, әтиемне, апаемны соңгы юлга озатырга туры килде. Кеше язмышына битараф кала алмыйм мин. Булдыра алганда, ничек ярдәм итмисең ди. Бер-береңә терәк булу кирәк.

Фәнисә терәк булуның ни икәнен яхшы белә. Гаиләсенә, күрше Илсөя апасына бик рәхмәтле ул. Үзе кеше мәшәкатьләре белән йөргәндә, ике авыру абыйсын нәкъ менә Илсөя апасы тәрбияләп тора. Аларның икесенә дә чит кеше ярдәме кирәк. Әбисенең «балаларымны ташлама» дигән әманәтен үтәр өчен, әтисенең төп йортына күченгән. Ире тимер эшләренә оста. Теләчегә йөреп эшли. Фәнисә үзе тирә-якта табын әзерләү белән танылган.

– Төн йокламыйча да эшлим. Эштән куркып торганым юк. Шушы яшемә ике йорт салдык инде без. Кирпеч тә өя беләм, измәсен дә болгатам. Җебеп утырып булмый, тормыш итәсе бар. Кызыбыз үсеп килә. Тормышыбыз мул булсын дип тырышабыз, – ди Фәнисә. – Әле ярый әби аш-суга өйрәткән, дим. Кичтән шалтыратып, безгә ризык әзерлә дисәләр, төн йокламыйча пешереп чыгам. Бу эшне акчасыннан бигрәк, үзем яратканга башкарам. Кеше аш үткәрсә дә, туган көнен бәйрәм итсә дә, мине чакыра хәзер. Бөтен эшне өйдә эшләп барам. Токмачын кисеп куям, аш шулпасына кадәр кайнатып алып барам. Салатлар ясыйм, гөбәдия пешереп бирәм. Кайчак әзерне табыннарына тезеп кенә кайтам, кайвакыт ярдәм итеп, кунак итеп торуымны сорыйлар. Анысын да эшлим. Акчаны да күп сорамыйм. Бәрәкәте кирәк аның. Ризык бәясен капласа, эшләгәнем өчен бераз булса, миңа шул җитә.

Яшь булса да, Фәнисә бәхетнең ни икәнен аңлаган инде. Һәрхәлдә, үзе шулай ди. Бәхетне ул кеше рәхмәтендә күрә.

– Рәхмәт әйтүләре гүя канат куя миңа. Кеше хакыннан куркам. Миңа күчергән һәр акчага хисап ясыйм. Кешегә эшләгән яхшылыгым озак тормый, меңе белән әйләнеп кайта. Бу бәхет түгелмени! Һәр нәрсәне аңлый белергә кирәк, – ди ул. – Тормышта сынаулар күп күрсәм дә, язмышыма бик рәхмәтлемен. Әтиемнең туганнарын карый алганыма да сөенәм. Әби аларны миңа калдырып китте. Аның да рухы шаттыр! Яшәү, дөнья куу – бер хәл, әле бит безнең бакыйлыкка күчәсе бар. Анда буш кул белән барып булмый. Савапның артыгы булмас.

Вәлиәхмәтовларга ярдәм итәсегез килсә, Фәнисә Фәнис кызы Галәвиева исемендәге картага (Сбербанк) акча күчерә аласыз. Ул 8 908 349 69 06 номерына беркетелгән.

 


Фикер өстәү