Кичә кич белән Казанның Беломорская урамы 108а номерлы йорт янында юл һәлакәте булган.
Әлеге хәлнең шаһитлары сөйләвенчә, егет Fiat машинасы белән башта берничә автомобильгә, аннары агачка бәрелеп, юл-транспорт һәлакәте урыныннан качарга маташкан. Тик качып котыла алмый – аны һәлакәт шаһитлары тотып алган. Аларның сүзләренчә, шофер исерек булган.