Россиядә туристик кэшбэкның яңа этабы башланды

Россиядә туристлар кешбэгының яңа – көзге этабы башланды. Турларны 10 сентябрьгә кадәр сатып алырга, ә сәфәргә 1 октябрьдән 25 декабрьгә кадәр чыгарга мөмкин. Су өстендәге сәяхәтләр исә 1 сентябрьдән навигация тәмамланганчы дәвам итәчәк.

Программа шартлары, тулаем, элеккечә кала. Әмма үзгәрешләр дә бар. Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча Ерак Көнчыгышка сәфәрләр өчен кешбэк күләме арта. Моңа кадәр Ростуризм башлыгы Зарина Догузова аңлатып үткәнчә, Ерак Көнчыгыш кунакханәләрендә яшәү бәясенең 20 процентын – әмма инде максимум 40 мең сумын кире кайтарырга мөмкин булачак.

Шулай ук сәфәрләр озынлыгы да арта: моңа кадәр кешбэк алу өчен кунакханәдә ике көн яшәүгә тур броньлау да җитсә, хәзер – өч төннән башлап.

Ростуризмда билгеләп үтелгәнчә, көзге этапка 3 миллиард сум бирелгән.


Фикер өстәү