Блогер Рөстәм Нәбиев казарма ишелгәндә һәлак булган егетләрнең туганнарының янауларын белдергән

Уфа блогеры Рөстәм Нәбиев казарма ишелгәндә һәлак булган егетләрнең туганнарының үзенә ничек янаганлыклары турында сөйләгән. Ул Омск шәһәрендәге фаҗигагә сигез ел тулу алдыннан социаль челтәрләрдә шул коточкыч көнне искә төшергән. Нәбиев язганча, аның өчен күз яшьләре белән сугарылган бик авыр көн бу.

Уфа егете ачыктан-ачык үзен гаепле кеше сыман сизүен таныган: “Мин исән калдым, ә 24 кеше – юк.” Блогер билгеләп үткәнчә, һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең әти-әниләре аңа үлем теләгән. Ул аларны гаепләми. “Минем өчен Ходай Тәгалә барысын да хәл иткән, әмма миңа бу барыбер җиңеллек китерми”, – дигән Рөстәм.

Исегезгә төшерәбез: 2015 елның 12 июлендә Омск шәһәрендә казарма ишелү сәбәпле 337 солдатның 24се һәлак булган, 21е хастаханәгә озатылган. Фаҗиганең сәбәбе төзелештәге кимчелекләр белән аңлатылган.


Блогер Рөстәм Нәбиев казарма ишелгәндә һәлак булган егетләрнең туганнарының янауларын белдергән” язмасына фикерләр

  1. Нигә соң инде хаман йорэккэ тоз салырга кирэк икэн ул.Рөстэм сездэ гел кабатлап тормагыз инде,аллахы тэгэлэ узенэ сабырлык бирсен.Иң кыен вакытларда тузгэнсоң ,алга таба да сабырлык бирсен,чын йорэкле ир булып кал син.Синен йорэк иң сабыры бит.

Фикер өстәү