Рөстәм Миңнеханов РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Федераль нейрохирургия үзәгенең баш табибы Альберт Суфианов белән очрашты

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Федераль нейрохирургия үзәгенең (Төмән) баш табибы Альберт Суфианов белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә узды. Казанга визиты кысаларында Альберт Суфианов Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды эшендә катнашачак.

Татарстанда нейрохирургияне үстерү мәсьәләләре, Федераль нейрохирургия үзәге һәм республиканың медицина учреждениеләре арасында фәнни-гамәли хезмәттәшлекне ныгыту турында фикер алыштылар.

Альберт Әкрәм улы Суфианов – югары категорияле табиб-нейрохирург, медицина фәннәре докторы, профессор, РФ Атказанган табибы. Дөньядагы иң абруйлы нейрохирургларның берсе. 2010 елдан – Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Федераль нейрохирургия үзәгенең баш табибы (Төмән). 100 дән артык югары класслы нейрохирург, 1 доктор һәм 9 фән кандидаты тәрбияләгән. 500дән артык басма эш авторы. 2015 елда Бөтендөнья нейрохирурглар академиясенең (Россия Федерациясеннән бердәнбер вәкил) хакыйкый әгъзасы итеп сайлана.


Фикер өстәү