Күзләр – Тайваньдә. Бөтен дөнья бер очкычны күзәтә

Планетакүләм вазгыять киеренке булып калуын дәвам итә. Дөрес, әлегә зур конфликтларның оеткысы гына салына һәм алар, бәхеткә, стакан эчендәге давылны хәтерләтә. Әмма теләсә кайсы мизгелдә вазгыять контрольдән чыгарга мөмкин.

Соңгы тәүлектә атом-төш коралы турында берничә рәсми белдерү ясалды. БМО Генераль секретаре Антониу Гутерриш: «Кешелек җәмгыяте атом-төш һәлакәтеннән бер ялгышу ераклыгында гына тора», – дип белдерде. Дубайдан кайтып төшкәч, Россиянең элекке Президенты Медведев та: «Хәзер вазгыять салкын сугышка караганда күпкә начаррак!» – дигән сүзләр әйтте. Бу кадәресен, әлбәттә, барыбыз да беләбез. Путинның да атом сугышына бәйле игъланы яңгырады. «Атом сугышында җиңүчеләр була алмый һәм ул беркайчан да башланырга тиеш түгел», – диде Кремль лидеры. Мәскәү тарафыннан вазгыятьне шулай аңлау сөендерә, билгеле. Вашингтон да темага үз өлешен өстәде. АКШның Дәүләт секретаре Блинкен: «АКШ атом арсеналын куллану мөмкинлеген экстремаль вазгыятьтә генә карый ала», – диде. Экстремаль вазгыятьнең һәр сәгать саен туып торуын искә алсак, Блинкен сүзләре борчылу тудыра.

Бу юллар икенче август иртәсендә языла. Кичкә Нэнси Пелосиның Тайбэйдагы Суншань аэропортына очкыч белән төшеп утырачагы мәгълүм булды. Grand Hyatt отелендә төн кунганнан соң, 3 август иртәсендә утрау җитәкчелеге белән очрашырга ниятли. Пекинның визитка кискен хәрби җавап бирергә вәгъдә итүен искә алганда, хәл бик катлаулы. Төбәктә бик зур көчләр капма-каршы тора. Әмма газета хәбәрчесе фаразлый: искитәрлек берни дә булмас, мөгаен. Бәрелеш «тел сугышы» дәрәҗәсеннән узып китмәс. Атна ахырына, бәлки, без Кытай – Тайвань – Америка каршылыгының эчке пружиналарын тасвирлаган язма әзерләрбез. Әлегә давыл җимерүләрсез генә узып китәр дип уйлыйбыз. Иминлекне бер кеше дә гарантияли алмый, әлбәттә, чөнки кеше факторы дигән нәрсә бар. Бер ялгыш хәрәкәт зур бәрелешкә китерергә мөмкин.

Шимбә кичендә АКШ конгрессының вәкилләр палатасы спикеры Нэнси Пелоси – Вашингтондагы хакимият пирамидасындагы өченче дәрәҗәдәге зат – Азия илләренә рәсми сәяхәт ясау өчен, самолетка утырып, күккә күтәрелде. Сәясәтченең Кытай Тайванена да рәсми визит белән тукталыш ясарга нияте булу турында хәбәрләр алдан ук таратылды. Пекин, андый визит була калса, кискен чаралар күрәчәген игълан итте, Көньяк Кытай диңгезендә масштаблы хәрби өйрәнүләр башлады, Тайваньга иң якын булган Фуцзянь провинциясенә калканлы техника агылды, Тын океанның Тайвань бугазы акваториясен япты. Газета хәбәрчесе Кытай Халык Азатлык армиясенең 72 бригадасы карамагындагы Harbin Z-19 вертолетларының һавага күтәрелүен онлайн режимда таң калып күзәтте: күктә иксез-чикесез булып тоелган армада чайкала иде. Пекин тарафыннан Пелоси утырган самолетны бәреп төшерү турында рәсми хәбәрләр яңгырады. Регистрация номеры 09-0540 булган Boeing C-40C очышына дистә меңләгән кеше Flightradar сайтында (күктәге һәрбер очкычның хәрәкәтен шул сайт аша күзәтеп торып була)реаль режим вакытында текәлде. Төбәккә «Рональд Рейган» очкыч йөртүче корабы җитәкчелегендәге Америка хәрби флоты төркеме дә юл алды. Тайвань да Han Kuang кодлы исем белән хәрби өйрәнүләр башлаган һәм аз гына ялгыш хәрәкәт тә Бөтендөнья фаҗигасенә тиң драмага старт бирергә ихтимал. Кытайның да, Тайваньның да һава һөҗүменә каршы тору чаралары сугыш хәленә китерелеп җәелдерелде.

Җир шарына төшкән фетнә очкыны бу юлы Багдадта ярыйсы гына зур янгын чыгарды. Гыйракта шигый төркемнәре үзара бәрелешә. Хакимлек өчен көрәш каты бара. «Координацион структура» дип аталган төркем илнең премьер-министрына үз кандидатурасын тәкъдим иткән иде. Моңа риза булмыйча, дини һәм сәяси лидер Мөктада ас-Садра тарафдарлары 30 июль көнне иртән «Яшел зона»ны штурм белән алдылар һәм парламентка бәреп керделәр. Багдадка хәрби техника кертелде, әмма баш күтәргән халык бернигә карамый, ас-садрачыларны яклап, шәһәр үзәгенә таба юнәлә. Югары түрәләрнең бик күбесе илне ташлап качты, ә хәрби разведка башлыгы баш күтәрүчеләр ягына күчте, дигән хәбәрләр алынды.

Джо Байден Әфганстанда америкалыларның Әл-Къаида* башлыгы Айман әз-Заваһирины үтерүләре хакында рәсми белдерү ясады. Бу янкиларның зур җиңүе итеп тәкъдим ителде.

Якшәмбе кичендә исә Көнбатышта яңа сугышка старт бирә яздылар. Сербия – Косово чигендә кораллар чыңлады. Сербия ике ил арасындагы чиккә регуляр армиясен һәм хәрби һава көчләрен тупларга тотынды. Ил президенты Александр Вучичның, Косовода сербларны кыссалар, Сербиянең һөҗүм башлаячагы һәм җиңәчәге турында мөрәҗәгате яңгырады. Косовоның да төньяк муниципалитетларында мобилизация игълан ителү турында хәбәрләр күренде. Эш шунда: Косово хакимиятләре үзләренә килгән сербларның документларын танымаулары, аларга махсус Косово документлары бирәчәкләрен әйткәннәр иде. Яңа тәртип 1 августтан гамәлгә керәсе булганга, зур янгын чыгара яздылар да инде. Әмма АКШның Приштинадагы илчесе яңа тәртипне 1 сентябрьгә кадәр кертми торырга үтенгәч, ут чыгарырга тиешле очкынны әлегә сүндереп тордылар. Сербия – Россия тарафдары, Косово исә Көнбатышны гәүдәләндерә. Сугыш чыга калса, эш зурга китәргә мөмкин иде.

Рәшит Фәтхрахманов

* Россиядә тыелган террорчыл оешма


Фикер өстәү