Владимир Путин Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды катнашучыларына котлау сүзләрен җиткерде

«Казан-экспо» үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды утырышы бара. Катнашучыларга тәбрикләү сүзләрен Россия Президенты Владимир Путин да җиткерде. Аның котлавын Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев укыды.

— Россиянең күп кенә төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар милли-мәдәни оешмаларын берләштерүче Бөтендөнья татар конгрессы үзенең юбилеен әһәмиятле уңышлар белән каршы ала, — диелә котлауда.

Владимир Путин билгеләп үткәнчә, конгресс туган телне саклауга, татар халкының борынгы уникаль мәдәниятен үстерүгә юнәлтелгән зур, эчтәлекле эш алып бара.

— Бүген татар халкы вәкилләре Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтиләр, Ватанны саклыйлар, хезмәт, фән, мәдәният, спорт, башка өлкәләрдәге казанышларны күрсәтәләр, — диелә ил башлыгы котлавында. — Әлеге конгресс Татарстан тормышында якты вакыйга булачак, Россия халыклары арасында дуслыкны һәм үзара аңлашуны ныгытуга үз өлешен кертәчәк.

Искәртеп узыйк: 30 июль – 2 август көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессының чираттагы VIII съезды уза. Биредә 35 чит ил һәм 77 төбәктән 1,5 мең делегат һәм шәрәфле кунак катнаша.


Фикер өстәү