Васил Шәйхразыев: «Кардәш республикаларның сәяси тормышында актив катнашабыз»

Милләтара тынычлык һәм татулык, мигрантлар мәсьәләсе һәм милли сәясәтне үстерү программалары. Татарстан Халыклар дуслыгы йортында узган милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча ведомствоара эш төркеме утырышында әнә шул мәсьәләләр хакында фикер алыштылар.  

Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге эш төркеме утырышында көн кадагына куелган мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Күбесенчә уңай нәтиҗәләр ясалса да, әле эшләнәсе эшләр күп. Борчыган сораулар да бар. Әйтик, Россиядә яшәүче халыкларның телләрен саклауга юнәлдерелгән федераль программалар булмау сәбәпле, татарлар күп яши торган урыннарда телне куллану катлауланган. Бу хакта үз чыгышында Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина әйтте. Ул туган телләрне саклау буенча федераль һәм республика программалары нәтиҗәләре белән таныштырды.

– Никадәр тырышсак та, әле барлык максатларга да ирешмәдек. Туган телләрне өйрәнү өлкәсендә яңа методик кулланмалар, дәреслекләр чыгару мәсьәләсе актуаль булып кала, – диде Алсу Әсәдуллина.

Министрлык белем сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән җиде дәүләт программасында катнаша. Алсу Әсәдуллина сүзләренә караганда, программа кысасында республикада яшәүче халыкларны саклауга зур игътибар бирелә.

– Эш дәвам итә. Төзәтмәләр дә кертелә. Мәсәлән, элек эшләрне татар телендә генә кабул иткән бәйгеләргә чуаш, удмурт, мари, мордва телләрендә дә номинацияләр өстәлде, – диде ул.

Бу җәһәттән Татарстан Премьер-министр урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Татар теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе төзелүен телгә алды.

– Федераль закон, программа юк, дип тормыйбыз, алга барабыз. Туган тел укытучылары форумында әлеге мәсьәләне чишү юлларын эзләдек. Бу – бик яхшы мисал, – диде ул.

Утырышта мигрантлар темасына да фикер алыштылар.  Васил Шәйхразыев бу мәсьәләне махсус контрольдә тотуны үтенде.

– Безгә килгән һәркем Татарстанда халыкларның тыныч һәм дус-тату яшәвен аңларга тиеш, – диде ул. – Монда эшләргә килеп, алар республиканың халыкара мөнәсәбәтләр системасына кергәнен аңларга тиеш. Бу бик мөһим.

Милли Шура рәисе республиканың мигрантлар һәм аларның илләре белән яхшы мөнәсәбәттә булуын әйтте.

– Соңгы елларда без кардәш республикаларыбызның сәяси тормышында актив катнашабыз. Әйтик, Үзбәкстан, Кыргызстан, Казахстан. Быел Азәрбайҗан һәм Каспий Сабан туен үткәрдек. Республикалар һәм монда яшәүче мигрантлар белән безнең мөнәсәбәтләр җылы, – диде ул.

– Эш сәфәрләре белән башка төбәкләргә барганда, хезмәттәшләрем, сокланып: «Бу бит – Татарстан!» – диләр. Мондый дәрәҗәгә чыгу – катлаулы һәм системалы эш нәтиҗәсе. Без һәр көн, һәр сәгать республика һәм ил файдасына хезмәт итәргә тиеш, – диде Васил Шәйхразыев.


Фикер өстәү