Йоклар алдыннан кефир эчүнең зарарлы булуын әйткәннәр

Әлеге эчемлек углевод алмашы бозылуга китерергә мөмкин.

Кефир бик күп өстенлекләргә ия. Әмма анда инсулин күләме югары. Йоклар алдыннан инсулинның активлыгы – болай да максималь дәрәҗәдә. Ә инде кефир да эчеп куелса, йоклаганда кандагы глюкоза нык кими. Шунлыктан бавыр аны актив төстә эшләп чыгара башлый. Бу исә глюкоза күтәрелгән хәлдә йокыдан уянуга китерә. “Челнинские известия”, гастроэнтеролог Садыйков блогындагы мәгълүматларга таянып , шул хакта яза.

Кыскасы, кефирны төнгә каршы даими рәвештә эчү углевод алмашы бозылуга, диабет алды халәтенә китерергә мөмкин.
“Минем киңәшем – кефирны, һичшиксез, эчәргә кирәк. Әмма төнгә каршы түгел”, – дип язган табиб үзенең блогында.


Фикер өстәү