Бавырсакны мичтә пешерү ЫСУЛЫ

Йортка май исе чыгарып, болай да эссе вакытта аш бүлмәсендә пешеп җәфаланмас өчен бавырсакны мичтә пешерергә өйрәнәбез. Бу рецепт белән Вконтакте челтәрендә Гөлчәчәк Фатхуллова бүлешкән. 

Кирәк булачак: — 4-5 йомырка

— 1 аш кашыгы кайнаган бүлмә температурасындагы су

— 1 чәй кашыгы сыек май

— чәй кашыгының яртысы белән чәй содасы

— 3-4 тамчы аш серкәсе (соданы сүндерү өчен)

— тоз бер чеметем

— он (3кат иләнгән он)

Пешерәбез:

5 йомырканы суыткычта туңдырып эретәбез, 15-20 минут (бертуктаусыз) миксер белән яхшылап күпертәбез.

Әлеге массага су, аш серкәсе белән сүндерелгән сода салабыз.

Акрынлап он кушып агач калак белән туглыйбыз. Камыр кулга ябышмаслык булганчы басабыз. Камыр каты булырга тиеш түгел. Өстен каплап 15-20 минутка калдырабыз.

Әзер камырдан жгутлар ясыйбыз, кисәбез, иләккә салып йомарландырабыз. Салкын, майлы табага бавырсакларны куеп мичкә тыгабыз.

Бераз кутәрелгәч (өсте катыбрак китәргә тиеш), кайнар май өстибез һәм алтынсу төскә кергәнче пешерәбез.

Табаны алып икенче майлы (салкын) табага төшләрне салып бер-бер артлы пешерәбез.

Ярты стакан кайнап торган сөткә,1 стакан шикәр комы салып акрын гына болгата-болгата кайнатабыз. Әзер булуын белү өчен бозлы суга тамызып, тикшереп карагыз — җәелеп китмәскә тиеш.

Бавырсакларны әлеге массада болгатып, таратыбрак куябыз.

Тәмле булсын!


Фикер өстәү