Рәссам Сандр Пикл: «Сәнгатьнең теле озын һәм күп»

Һәр җирлекнең үзгә фәлсәфәле, тормышка башка күзлектән караучы берәве була инде ул. Сер түгел, без журналистлар да андыйларны бик үз итәбез. Бәхетебез бардыр: йомышыбыз төшкән һәр җирдә очрап тора андыйлар. Буа районының Рунга авылына сәфәр чыккач та: «Безнең үз рәссамыбыз бар бит, ул сезне шаккатырачак», дип, бик үзенчәлекле кеше янына алып киттеләр. Үзе дә, тормышы да, фәлсәфәсе дә, йорты да әкияти, миф һәм риваятьләр дөньясы кебек.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Александр Алексеевны сәнгать дөньясында, чуашлар даирәсендә һәм авылда Сандр Пикл буларак беләләр. Гомере буе шушы авылда укытучы булып эшләгән шәхеснең хәзер өй тирәсендәге өч төрле остаханәсеннән башы чыкмый. 60 яшьтән узгач та иҗат дөньясын ташламаган, киресенчә, баш-аягы белән күбрәк тә чумгандыр әле. Символлар, риваятьләр дөньясын агач, пумала һәм буяу, таш һәм башка чималлар кулланып гәүдәләндерә торган кеше ул. Сәнгатьнең теле озын һәм күптөрле, ди бит үзе дә. Остаханәләренә керсәң, бу авылның һәм гомуми тарих турында гына түгел, чуашлар турында да тулы бер энциклопедик мәгълүмат алып чыгып китәргә мөмкин. Укытучы булуы үзенекен итә шул – Александр Алексеев ничек итеп авызына каратып сөйләргә икәнен белә.

…Алексеевларның утарына кергән һәр кешене сакчылар каршы ала. Иҗатчының үз куллары белән агачтан, бетоннан эшләнгән алар. «Сакчылар сәлам бирсә, керәсез, юк икән, кермисез. Үзенә күрә фейс-контроль бу», – дип шаяртты үзе дә. Баксаң, сыннарының бер кулы сәлам бирсә, икенчесе йодрыкка йомарланып тора, коралы да бар икән. Безгә карата хәерхаһлы булдылар тагы.

– Мин барлык эшләнмәләрне дә берүзем  ясыйм. Коллектив белән башкарып чыга торган эш түгел ул. Кешеләр төрле бит. Кемдер  ял итәргә, кемдер тәмәке тартып алырга ярата. Килешеп булмаска мөмкин. Ә мин үземә-үзем хуҗа кебек: эшләп чыгам икән – афәрин, юк икән – үзем гаепле. Җаваплылык – үз өстемдә. Агач белән күп еллар эшләдем. Аның белән эшләү кыенрак. Әле ул сыйфатсыз да булса… Кулым аша 300–400 еллык имәннәр дә узды. Хәзер бетонга күчтем. Мин Чабаксардагы училищеда укыдым. Идел буенда аңа тиңнәр юк иде. Нигезне шунда алдым, – ди Александр Алексеев. – Иҗат эше белән исә әти бакыйлыкка күчкәч шөгыльләнә башладым. Һәр нәрсәнең үз этәргече була. Кайгымы, шатлыкмы – кемгә ничек туры килә инде. Балалар укыттым, укучыларымны эшсез тотмадым.

Бетон белән эшләү бик җиңел эш түгел, ди танышыбыз. Тизлек кирәк. Катып китсә, сиңа кирәкле сын барлыкка килмәскә дә мөмкин. Аннан замана коралларын да кулга алырга туры килә. «Әле менә бер сынны ике көндә тиз-тиз башкарып чыктым. Кулларны төне буе көзән җыерып чыкты инде аннары», – дип көлә иҗатчы.

Александр Алексеевның ишегалдында җыйнак кына итеп бер күчкә җыелган ташлар игътибарны җәлеп итте. Ташлар өстендә нәсел-нәсәпләре турында искәртеп торган казык та кагып куелган. «Бу ташлар мине әле мин үлгәч тә хәтерләтеп торачак. Шундый традиция булдырдым: кем кая бара – шуннан таш алып кайта. Мин бакыйлыкка күчкәч, алар да минем белән бергә зиратка күчәчәк, мине искә алырга каберемә килгән кешеләр таш алып киләчәк. Шул рәвешле ниндидер композиция пәйда булачак. Ясалма чәчәкләргә күмгәнче, менә мондый истәлек булса, яхшырак дип саныйм», – дип аңлатты ул.

Ишегалдында оныклары өчен шулай ук үз куллары белән агачтан ясаган уен мәйданчыгы бар. «Диснейленд диләр бит әле, менә бит – Пиклленд. Балалар шушында шуышырга да, йөрергә дә өйрәнде, дөнья белән дә танышты», – ди әңгәмәдәш.

…Тагын бер остаханәсендә иҗатчының рәсемнәре саклана. Александр Алексеев кулы ясаган картиналарны аңлар өчен, билгеле, азмы-күпме дөньякүләм мифология, риваятьләр, тарихтан хәбәрдар булу кирәк. Күпчелегенең үзәгендә – вакыт, гомернең тиз узуы. «Вакыт ат кебек чаба, аның артыннан өлгереп булмый. Кеше дә шулай. Чаба да чаба. Ә кая чаба – билгесез», – ди рәссам. Хәер, бу сорауга җавап эзләп, бер генә картина ясалмаган инде.

…Сандр Пиклның чормадагы тагын бер остаханәсенә юл алабыз. Биредә аның шәхси тарихы, үткәне, хатирәләре яши. Шушында ук күңелен тырнап торган бер уй белән дә уртаклаша яңа танышыбыз:

– Хәзер иҗатка, ихласлыкка урын аз. Хәзер бар нәрсә дә, заманча әйтсәк, фейк, ясалма. Барысы да кысаларда. Әйтик, һәр нәрсәне иҗат өчен кулланырга була бит югыйсә. Минем остаханәләрдә дә күрдегез: нәрсә генә юк, агачы да, бетоны да, кул астына эләккән таш һәм кәкре агач-ботаклар да… Аннан, хәзер бит кыйммәтләр дә башка. Диннәр безне нәрсәгә өйрәтә? Өлкәннәргә, табигатькә хөрмәт белән кара һәм башкасы… Болар хәзер онытыла бара. Мин матди байлыкка кызыга торган кеше була белмәдем дә, түгелмен дә. Минем өчен иң мөһиме – үзем белән аңлашып яшәү. Картая барган саен авыррак та бит әле ул. Кемнедер шаккатырам дип тә тырышмыйм. Бу тормышта акча дип кенә яшәргә кирәкми. Мин мал-туарлар тотмыйм. Хатын өчен миндәй бер мал җиткән инде. Үзенчәлекле кеше инде мин. Хатыннан сорагыз әле: ничек түзәдер миңа?

…Сорадык та. Әмма ул тыйнак кына елмайды. Димәк, зарланырлыгы юк?

Чулпан Гарифуллина

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 


Фикер өстәү