18 ел элек паркта бер кызны көчләгән өч ир-ат тоткарланган

Мәскәүдә оперативниклар 18 ел элек «Дубки» паркында бер кызны көчләгән өч ир-атны тоткарлаган.

Барысы да 2004 елның июлендә булган. Ир-атлар компаниясе кыз белнә таныша, аны куаклар арасына алып керә, телефонын тартып алалар һәм мәсхәрәләгәннәр. Ул чакта җинаятьчеләрне таба алмыйлар.

Ир-атларны бәлки тоткарламаганнар да булырлар иде, кызның урланган телефоны ярдәм итә — ир-атларның берсе аның телефонына үз симкасын куйган, аның белән күп еллар дәвамында файдаланган. Башта аны, ә аннары башка ир-атларны тоткарлыйлар. Җинаятьчеләрнең берсе поликлиникада терапевт булып эшли, икенчесе — хастаханәдә узист, өченчесе — эшсез.

Кулга алынучыларга алдан сүз куешу буенча бер төркем затлар тарафыннан кылынган «көчләү» маддәсе буенча гаеп белдерелгән. Әлеге маддә буенча 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган, әмма аларны ирекләреннән мәхрүм итмиләр — бу җинаять 3 ел элек гамәлдән чыккан булып санала.


Фикер өстәү