52 яшьлек хатын-кыз иске телефоны өчен аздан гына 100 мең сумлык штрафка тартылмыйча калган

Чаллыда 52 яшьлек хатын-кыз телефонын талап алулары турында гариза белән полициягә мөрәҗәгать җиткән. Аның әйтүенчә, шәһәрнең 62 нче микрорайонындагы ташландык урында аңа ике егет бәйләнгән.

Телефонын сораганнар. Бирмәгәч, 6,5 мең сумлык мобильнигын талап алганнар. Шул ук вакытта берсе хатын-кызга пычакка охшаш ниндидер әйбер күрсәткән, дип яза “Челнинские известия”.

Полиция хезмәткәрләре шул урынга барган. Әмма хатын-кыз, үзен ничек талаулары турында сөйләгәндә, буталып беткән. Оперативниклар, озак кына тыңлап торганнан соң, аны беркем дә таламаганын аңлаган. Хатын-кыз, белә торып ялган сөйләгән өчен минималь җәза чарасының – 100 мең сумлык штраф, максималь җәза чарасының – 3 елга иректән мәхрүм итү икәнен белгәч кенә алдашудан туктаган.

Шулай итеп, хатын-кызга телефонын югалтуын, “таладылар” дип сөйләгән очракта, аның тизрәк табылуына өметләнеп кенә полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итүен танудан башка чара калмаган.

Әмма ул ялгышкан, дип аңлатканнар шәһәрнең эчке эшләр идарәсе матбугат хезмәтеннән. Эш шунда: кеше эчке эшләр органнарына үз милкен югалтуы турында гариза белән мөрәҗәгать иткән очракта, аның гаризасы буенча барыбер “урлау” статьясы нигезендә җинаять эше кузгатыла. Шуннан инде югалган әйбер урланган әйбер кебек эзләнелә.


Фикер өстәү