Минтимер Шәймиев әнисе үлү сәбәпле Гурбангулы Бердымөхәммәдовның кайгысын уртаклашты

Төрекмәнстанның Халк Мәсләхәте рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдовның әнисе Огулабад эдже Бердымөхәммәдова вафат булган. Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Гурбангулы Бердымөхәммәдовның кайгысын уртаклашты.

«Әти-әнинең якты дөньядан китүе – бик авыр югалту, әмма безнең күңелдә һәм хәтердә алар һәрвакытта да зирәклек һәм игелек уты булып калачак, әти-әнинең үлемсез мәхәббәте исә безгә гел көч биреп тора», — диелә телеграммада.

Шәймиев Бердымөхәммәдовның якыннары һәм туганнарының авыр кайгысын чын күңелдән уртаклашуын билгеләп үтте.

/Татар-информ


Фикер өстәү